Эремчекле пирог рецепты
Аш-су блогеры Рәмзия Вәлиевадан эремчекле пирог рецептын тәкъдим итәбез.
Камыр өчен 1 стакан сөт, 0,5 стакан каймак, 160 грамм атланмай, 1 йомырка, 2 аш кашыгы шикәр комы, 1 чәй кашыгы тоз, 2 аш кашыгы майонез, он, соңыннан 1 аш кашыгы исле сыек май кирәк була.
Эчлек өчен: 5 процентлы 250 грамм эремчек, 150 грамм каймак, 3 йомырка, 100 грамм шикәр комы, 1,5 аш кашыгы крахмал.
1 стакан җиләкне блендер белән болгатырга һәм эчлеккә кушарга.
Әзер пирогны 200 градуслы мичтә 30 минут пешерергә.