Өйгә шайтан керә алмасын өчен нишләргә?
Тимергали хәзрәт телеграм-каналында өйгә шайтан керә алмасын өчен нишләргә кирәген аңлатты:
Өйгә кергәндә һәм чыгып киткәндә, Аллаһыны искә алырга. Ишекләрне Аллаһы исеме белән бикләргә («Бисмилләһ...»).
Ешрак Коръән укырга.
Хәдисләрдә шайтаннан сакланыр өчен, «Фәләкъ», «Нәс», «Бәкара» (бигрәк тә 285-286нчы аятьләре), «Гафир» (1-3нче аятьләр) сүрәләрен һәм, әлбәттә, «Аятел-Көрси»не укырга киңәш ителә.
Шайтан азан яңгыраган өйдән кача.