«Теща»сы Данир Сабировның концерты турында «бәреп әйткән»

Бу көннәрдә Казанда Данир Сабиров концертлары гөрләде. Кичәгесенә, барлык дус кызларын җыеп, аның яраткан әбисе, ягъни, «теща»сы да килгән. Концерттан соң гаилә чәй өстәле артында гапләшеп, тамаша турында әңгәмә корып утырган.

«Ничек булды соң концерт?» – дигән сорауга, Данир Сабировның «теща»сының җавабы кыска булган. «Әйбәт, күңелле булды. Эчтек», – дигән ул аңа. Гаиләсенең көлешкәненә җавап итеп: «Аның каравы, дөресен әйтәм. Анда бөтен кеше дә эчте инде, без генә түгел», – дип тә өстәгән әбисе.

«Теща әйтсә, бәреп әйтә инде ул минем», – дип җөпләп куйган аның сүзләрен Данир Сабиров.

Сүз уңаеннан, күптән түгел генә «Интертат»ка концертлар оештыручы Флера Дәүләтшина «салып» килүче хатын-кызларның зур проблема булуы хакында сөйләгән иде. «Салып» килүчеләр күп концертларга. Аеруча хатын-кызлар эчеп йөри хәзер. Менә шул «салып алган» хатын-кызлар агрессив. Кисәтү ясаганны бөтенләй кабул итмиләр. Безнең эш әнә шундыйларны җайлап, көйләп утырту, тынычландыру инде», – дигән иде ул.

  • Концертлар оештыручы Флера Дәүләтшина: «Салган хатыннар агрессив. Кисәтүне кабул итмиләр»

Читайте на 123ru.net