Шахзат Разметовтан яңа җыр: «Сине күргәч, сүзсез калдым»

Татар эстрадасы җырчысы Шахзат Разметов актив иҗат итә, яңа җырлары табадан төшеп кенә тора. Ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә чираттагы яңа җыры «Сихерләдең»не тәкъдим итте.

Җырның сүзләрен Хәмидә Шакирова, ә көен җырчы үзе иҗат иткән.

«Искитмәле җыр», – дип бәяләгән тыңлап караучылар.

«Син, син, син

Мине сихерләдең.

Сине күргәч,

Сүзсез калдым.

Бәхетем бул, диям,

Яннарыңа киләм

Сагынып, юксынып, яратып...»

Читайте на 123ru.net