Рәфинә Ганиуллинадан премьера: «Иң кадерле була кайчак әйтелми калган сүзең...»

Рәфинә Ганиуллинаның «Сүз хатасы» дигән җыры музыкаль мәйданчыкларга чыкты.

Җырның авторлары – Айгөл Вәлиуллина һәм Рамил Әсхадуллин.

«Бик мәгънәле көчле җыр», – дип бәя биргәннәр тыңларга өлгерүчеләр.

Сүзне әйтү җиңел лә ул,

Җыеп булмый яңадан.

Йөрәк әрни, бәргәләнә

Сүз ясаган ярадан

Сүз ясаган ярадан.

Ашыгабыз, ашкынабыз

Кирәк шул азрак түзем.

Иң кадерде була кайчак

Әйтелми калган сүзең...

Читайте на 123ru.net