«Машинамда өрәк яши сыман» – Кытай машиналары турында чын дөресе

Безнең халыкта Кытайда җитештерелгән әйбергә начар ярлык тагу гадәте бар. Кием дә Кытайныкы булмасын, көнкүреш техникасының да, артыгын түләп булса да, немец яки кореялылар җитештергәненә үреләбез. Шәһәр урамнарында әллә нигә бер очраган Кытай машинаналарына да «фи-и-и» дип кенә карый торган идек. Дөньялар үзгәреп китәр дә, барлы-юклы 2-3 ел эчендә шуларга күчеп утырырбыз дип, кем уйлаган.

Көнбатыш брендлары безнең илдән китү белән үк, Россия автобазарын шыплап Кытай машиналары тутырды. Йорт ишегалдында чыгып карау да җитә – тезелешеп басып торалар. Кайберләренә чын үзебезчә исемнәр дә кушарга өлгергәннәр инде. Мәсәлән, «CHERY» машинасын – «Чери» дип йөртәләр, «Lixiang» – «Ләйсән»гә әверелеп куйган.

Башка ил машиналарын кайтарту мөмкин булса да, бик мәшәкатьле эш. Кулланылышта булган машиналар базары да көннән-көн ярлылана бара. Машина алыштырыр вакыты җиткәннәрнең Кытай машиналарында тукталуы төп шуның белән аңлатыладыр. Шул ук вакытта «ул Кытай машинасына утырып күргәннәрем» кыйссаларын да еш ишетергә туры килә.

Автомобиль алыштырырга уйлаучыларга файдалы булыр дип, «Интертат» әлеге язмада Кытай автомобильләренең уңай һәм тискәре якларын ачыкларга тырышты.

«Машинамның бер тапкыр да кыен хәлдә калдырганы юк»

Алып баручы Газинур Фәйзуллин «Changan Uni-K» машинасында йөри.

Кытай машинасы руле артына утырганыма тиздән 8 ай була. Миңа бик ошый. Аңа кадәр Кореядә җитештерелгән машинада, шулай ук «внедорожник»та йөри идем. Япония машинасы алу мөмкинлегем бар иде, әмма минем яңа машина аласым килде, һәм ошаганы шушы булды. Мин машинага табына торган кеше түгел. Миндә «немец машинасына гына утырам, беркайчан да аннан төшмим» дигән әйбер юк. Шуңа күрә икеләнеп тормадым.

Машина ул – транспорт, хәрәкәтләнү чарасы. Минем өчен иң мөһиме – машинаның уңайлы булуы, чөнки ерак юлларда бик күп йөрергә туры килә. Көчле булуы да мөһим, бу – куркынычсызлык өчен кирәк. Бу машинам бөтен таләпләргә дә туры килә. Шушы 8 ай эчендә бер тапкыр да кыен хәлдә калдырганы юк, – ди Газинур.

Алып баручы салкын кышны да куркып каршыламый. «Дустым да минеке кебек үк машина алган иде. Кышны чыкты инде, «бернинди проблема да булмады» диде. Мин дә шуңа өметләнәм», – диде ул.

Фото: © социаль челтәрләр

«Үз бәясенә Кытай машиналары «үтергән дә салган» инде»

Алып баручы, журналист Марсель Әхмәдуллин инде бер Кытай автомобилен икенчесенә алыштырырга өлгергән. Соңгысы белән, хәтта, Төркияне урап кайткан. Ул «Интертат»ка түбәндәге фикерен җиткерде.

Бүгенге көндә Кытай автомобильләре тирәсендә бер төрле тартышу бара. Берәүләр үтереп мактый үзләрен, икенчеләре үтереп сүгә. Хакыйкать каядыр урталыкта дип саныйм мин. Бәхәсләр төп маркетологлар арасында бара. Берәүләренә Россия базарына Кытай машиналарын кертергә, икенчеләренә тотылган япон, немец машиналарын сатарга кирәк.

Кытай машиналары Корея машиналары дәрәҗәсенә бераз гына менеп җитмәсәләр, япон машиналарыннан – 2 адым, немецлардан – 3 адым ераграк. Әмма бәяләре белән чыгыштырганда, Кытай автомобильләре – кулай вариант.

«Кытай машинасы» дигән төшенчәне дә төрле яктан карарга кирәк. Төрле сегменттагы машиналар бар бит, аларның барысын да бер иләк аша үткәреп бәя бирү бик үк дөрес булмас. Бар бюджет сегменты, бу инде – кытайлар үзләре дә йөрми торган, безгә экспортлаштырган, 2-3 миллионлык машиналар. Алар арасыннан, мәсәлән, «Geely», «Наval» кебек машиналарга җәмгыятьтә азмы-күпме ышанычлы мөнәсәбәт туа башлады инде. Безнең илгә беренчеләрдән булып кергәннәре инде 200 мең чакрымнарын тутырганнардыр. Шушы күрсәткеч буенча, әлегә аларны үтереп-бетереп сүгә торган түгел. Бәя-сыйфат ягыннан караганда, барысы да бик гадел.

Фото: © социаль челтәрләр

Моңа кадәр мин «Haval F-7» машинасында йөргән идем. Ул миндә уңай тәэсирләр, «ышанычлы» дигән хисләр калдырды. Хәзергесе – «Gag GS-8», үземә бик ошый. Билгеле, запчастьләр буенча сораулар бар. Машина барыбер ватылмыйча тормый. Мәсәлән, Корея машиналарына запчастьләр кайтарту схемасы инде шомарып беткән иде. Ә инде Кытай машинасы ватылган яки авариягә очраган вакытта, бу запчастьләрне көтеп җиткерү бик тә авыр мәсьәлә дип әйтәләр.

Шул ук вакытта «Кытай машиналары ватыла, башка илнекеләр ватылмый» дип уйлау да дөрес түгел. Минем элекке машинам – Корея машинасы иде. 50 мең чакрым йөрүгә май ашый башлады, 100 меңгә җитәрәк, двигателе «барып чыкты», «капиталка» ясатасы булды. Шуңа күрә Корея һәм немец машиналарын алай ук күккә чөеп мактарга кирәкми.

Минем параллель импорт буенча Кытайдан япон машинасы алып кайту мөмкинлегем дә бар иде. Ләкин опцияләр ягыннан чагыштырып караганда, япон машиналары күпкә күңелсезрәк. Кытайлар технологик яктан алгарышлы әйберләр кертәләр. Функциональ яктан да алар күпкә баерак, дизайн буенча да кызыклырак. Машина ул хуҗасында ниндидер хисләр дә уятырга тиеш бит әле. Минем фикеремчә, үз бәясенә Кытай машиналары «үтергән дә салган» инде, – диде Марсель Әхмәдуллин.

«Тозакка каптым. Бу – минем үз гомеремдәге иң начар, иң проблемалы машина»

Кытай автомобильләре турындагы башка төрле фикерләргә дә күз салу комачау итмәс.

Инде бик күп еллар таксист булып эшләүче Руслан Романов белән 1 сәгатьтән артык сөйләштек. Аны машиналар буенча белгеч дип шикләнмичә әйтергә була, бөтен төр машиналарны да үзенең биш бармагы кебек белә. Бүгенге көндә шәһәр эчендә пассажирлар йөртү өчен башка машина эксплуатацияли, ә 7 урынлы Кытай машинасы «CHERY Tiggo-8» белән ерак юлларга йөри.

Русланның бу машинаны алганына 1,5 ел. Шушы вакыт эчендә әлеге машина белән килеп чыккан проблемалары санап бетермәле түгел. «Вакыт-вакыт миңа бу машинамда өрәк яши яки ниндидер кара көчләр бар сыман тоела», – дип көлә ул.

Миңа еш кына 5-6 кешене илтергә дигән заказлар килә. Шул сәбәпле, бер зур машина алырга кирәк, дигән фикергә килдем. Параллель импорт – шактый куркыныч әйбер. Шуңа күрә «CHERY Tiggo» машинасында тукталырга булдым.

Мин – машиналарымны бик саклап тота торган кеше. Беркайчан да акча кызганмыйм, карап кына торам, техник тикшерүләрне дә даими уздырам. «CHERY Tiggo»ны да артык эшкә җикмәскә булдым, чөнки алмашка өстәмә тагын бер машинам бар.

Мин алганда әлеге машина 3 миллион тора иде. «Kia Sorento», «Hyundai Santa Fe», «Skoda Kodiaq» машиналарына охшашрак машина инде бу.

Минем яңа машина аласым килде, тик шуның кадәр проблемаларга юлыгасымны белгән булсаммы... Әлбәттә, сатып алганда, мине кызыктырган төп нәрсә – ул автосалонның ташламалар һәм рассрочка бирүе булды. Ул вакытта автокредит 15 процент белән йөри иде. Мин бу машинаны 7 елга рассрочка белән алдым. 1,5 миллион сум акчаны нибары 100 мең сумга арттырып түләргә туры киләчәк. Шундый хәбәрләрдән, яңа машина алу шатлыгыннан баш та әйләнеп киткәндер, ныгытып уйлап бетермәгәнмендер инде. Хуш, проблемаларга күчик.

«CHERY Tiggo» машинасының коробкасы – робот. Робот-коробка турында мин яхшы беләм, ул иртәме-соңмы бер ватылачак. Миңа башта, машинада 7 баскычлы (семиступенчатый) робот тора, дигәннәр иде. Ул 6 баскычлы гына булып чыкты. Иң кызыгы – дилерлар моны үзләре дә белмәгән.

Машинаның комплектациясе әйбәт, панорамалы түбә, бөтен җирдә автоматика. Тик алар берсе дә юньләп эшләми. Бер басканда эшләп китә, икенче басканда, бөтенләй реакция булмаска мөмкин.

Мине аеруча гаҗәпкә калдырган нәрсә: 3 ай йөрүгә, машинамның аккумуляторы «килеп чыгу» булды. Узган ел беренче салкыннар башланып китү белән булды бу хәл. Стоянкага килүемә, машинамның ишекләре ачык. Салонга кереп кнопкага басам, машина кабынмый. Дилерларга шалтыратам. «Килегез, кабызып карыйбыз. Булмаса, аккумуляторны алыштырырга туры киләчәк. Тик гарантия белән алыштырып булмый, чөнки, аккумуляторга гарантия нибары 2 ай гына», – диләр. Мондый хәл бер генә брендта да юк. Гадәттә, аккумуляторга гарантияне 3 елга бирәләр. Аккумулятор ким дигәндә 5 ел хезмәт итәргә тиеш. Бу машинадагы аккумулятор безнең илдәге һава шартларына чыдамый булып чыга. Миңа 7 меңгә яңа аккумулятор сатып алып куярга туры килә. Инде 1 ел йөрим, бер проблема да юк. Заводта да баштан ук яхшы аккумулятор куя ала иделәр бит. Шундый ук проблема белән танышларым – «OMODA», «Нaval» машинасы хуҗалары да очрашты.

Шуннан соң озак та үтмәде, машинаның артын күрсәтә торган камера сафтан чыкты. Анысын гарантия буенча алыштырдылар. Кытай машиналарының тәрәзә пыялалары да бик начар. Беренче таш тию белән үк ремонтка йөгерергә туры киләчәк.

Машина белән бәйле «сюрприз»лар дәвам итә торды. Март аенда минем машинаны су басты. Тәрәзә автомат рәвештә, үзеннән-үзе ачылган да, төне буе яуган яңгыр машина салонына кереп тулган. Салон фильтрына хәтле киптерергә туры килде. Бу хәлдән соң дилерлар миңа бөтен электроника өчен җавап бирә торган элементны алыштырырга тәкъдим иттеләр. Яңасына заказ бирделәр, аны шактый көттек. Һәм нәрсә булды дип уйлыйсыз? Куйдылар, ә ул «брак» булып чыкты. Хәзер тагын яңасын көтәбез.

Инде арткы уң як ишек аркасының буявы кубып килә. Гомумән, машинаның уң ягы бик проблемалы булды. Аның ишеге дә авыр ябыла. Купкан урыннарын дилерларга әллә ничә тапкыр кергәннән соң, гарантия буенча буяп бирергә ризалаштылар. Анысын да коточкыч итеп, урыны-урыны белән генә сылап чыктылар.

Бу машинам белән мин 5 ел да йөри алмаячакмын. Һәрбер моментны үземә хисап өчен туплап барам, бик күп фото-видеолар төшердем. Инде машинаның төбе, глушителендә дә күгәргән урыннар күренә башлады. 1,5 ел йөргән машинада мондый хәл булу – гаҗәп. Сыйфатсыз материаллардан ясалган, дигән сүз инде бу.

Өстәмә аксессуарлар белән дә проблема. Мәсәлән, салонга матур коверлар алмакчы идем. Аларны бер җирдә дә ясамыйлар икән. Чөнки үрнәкләре юк.

Вак проблемалар да коточкыч күп. Мәсәлән, син кнопкасына басмаган килеш тә панорама эшләп китә, яки тик торганда сигнализация кычкыра башлый. Юлда барган вакытта, беркая басмаган килеш, утыргычлар алга-артка йөри башларга мөмкин. Чөнки бу машинада барысы да электроникага бәйле. Вакыт-вакыт миңа бу машинамда өрәк яши яки ниндидер кара көчләр бар сыман тоела.

Кыйммәтрәк машиналар белән дә барысы да әйбәт дип әйтеп булмый. Танышым шушы ук «CHERY» компаниясе ясый торган «EXEED VX» машинасы алды. Озак та йөрмәде, тулы приводы янып чыкты. Дөрес, аны гарантия буенча алыштырачаклар. Инде машинасын ремонтка керткәненә 2 атна, әле кайчан алыштырачаклары билгеле түгел.

Тагын бер күңелгә тигән хәл турында әйтергә кирәк дип саныйм. Бер тапкыр машинамны бәяләргә белгеч чакырган идем. Бер генә хуҗасы булган, һәрвакыт карап кына йөртелгән, 8 ай элек алган машинамны ул 1,5 миллионга бәяләде. Ярты ел эчендә машинам ярты бәясен югалткан булып чыкты. Кытай машиналарының бәясе тиз төшә, дигәнне ишеткәнем бар иде. Ләкин шул дәрәҗәдә дип уйламаган идем. Машина алганда ул ягын да уйларга кирәк икән.

Нәтиҗә ясап шуны әйтәсем килә: тозакка каптым, бу – минем үз гомеремдәге иң начар, иң проблемалы машина. Премиум сегменттагы машиналарны, бәлки, карап карарга буладыр. Ләкин алары 8-9 миллион тора.

Безнең машина базарында әле 100 чакрым узган машиналар юк. Иң «күңелле» хәлләр 3-4 елдан соң башланыр, дип уйлыйм. Ул вакытка запчастьләр кайтарту мәсьәләсе булса да җайланып китәр, дип өметләник инде, – диде Руслан.

«Кытай машиналарыннан куркырга кирәкми»

Инженер-конструктор булып эшләүче танышым Илшат Галимов машинасын бик озаклап сайлады. Ул, Кытай машиналарыннан куркырга кирәкми, дип саный.

Машина алыр алдыннан машина базарын җентекләп өйрәндем. Нәтиҗәдә, Кытай машинасында тукталдым. Чөнки Кытай машиналары бүгенге көндә – бәя-сыйфат ягыннан караганда алтын урталыкта. Яңа кузовтагы «Haval F-7» машинасы алдым. Ул сатуга әле быел җәй көне генә чыкты. Әгәр дә шул ук класстагы Япония яки Корея машинасы, мәсәлән, «Hyundai Tucson», «Toyota RAV-4», «Kia Sportage» белән чагыштырып карасак , «Haval F-7» күпкә заманчарак, материалларының сыйфаты күпкә югарырак. Машина белән кызыксынучы күп кенә ирекле блогерлар да шул ук фикердә. «Haval F-7» – бары тик немец машиналарыннан гына калыша, ә шул ук класстагы Япония яки Корея машиналарыннан күпкә яхшырак. Миңа машина ошый, бик заманча, шәһәрдә дә, трассада да үзен әйбәт тота. Тизлекне бик тиз җыя.

Тулаем алганда, мин канәгать, һәм Кытай автомобильләреннән куркырга кирәк түгел, дип саныйм. Ләкин «Haval» яки «GEELY» кебек, инде сынау узган модельләрне алырга кирәк. Машина сынау узган дип саналсын өчен, аның безнең машина базарында 3-4 ел тирәсе булуы кирәк.

«Кытайларга шикләнеп каравыбыз, ышанып бетмәвебез дөрес түгелдер»

Танышым Алия Хәйруллинаның да бу көннәрдә тормыш иптәше белән Кытай машинасы алырга җыенып, машиналарны өйрәнеп йөреше.

«Машиналарыбызны алыштырыр вакыт килеп җитте. Күнегелгән брендларны заказга кайтарту да, аларны ремонтлау да мәшәкатьле. Кытай машиналары карый башлаган идек, комплектацияләре бик әйбәт булып чыкты. Аларны киләчәктә ремонтлау да җайлырак булыр, дип уйлыйбыз. Кытайларга шикләнеп каравыбыз, ышанып бетмәвебез дөрес түгелдер. Чөнки бүген бөтен дөньяны Кытай базары тотып тора. Алар үзләренең ышанычлы икәнлеген инде күптән дәлилләде.

Иске машина аласы килми, яңа машина дигәндә, бары тик шул Кытай машиналары кала. Иске машинаның хилафлыклары барыбер бер килеп чыга. Яңа машинаның исе үк икенче бит инде аның. Бәяләр ягыннан караганда да, Кытай машиналары кыйммәт түгел. 2-3 миллионга да әйбәт машина алып була. Иң базалы модельләрендә дә рульне җылыту системасына хәтле бар. Кытай машиналарын яхшы вариант дип саныйбыз, аларда бренд өчен өстәп түләргә кирәкми», – дип, ни өчен Кытай машинасында тукталырга уйлавын әйтте Алия.

Идарә итү компаниясе җитәкчесе Валерий Исаев, «Changan UNI-V» машинасы хуҗасы:

«Changan UNI-V» машинасында ярты елдан артык йөрдем. Үзен бары тик уңай яктан гына күрсәтте. Бензинны бик аз «ашый», трассада чыгымы – 5-6, шәһәрдә – 9 литр. Бик яхшы җылына, кондиционеры яхшы, багажнигы бик уңайлы. Юлда үзен әйбәт тота, дөрес, чокыр-чакырлы юлларга ияләшмәгән.

Машинаның югары сыйфатлы материаллардан ясалганлыгы күренеп тора. Аның белән 30 мең чакрым юк уздым, бернинди дә чит тавышлар, шакылдаулар ишетелгәне булмады. 2,7 миллионга алган идем, әлеге бәягә бу – искиткеч машина. Түбәсе панорамалы, бөтен функцияләр дә электроникалы. Автопилотта эшли, йөртүчедән башка гына парковкага керә һәм чыга.

Минем буем 190 сантиметрдан артык, авырлыгым да зур. Шуңа да карамастан, миңа аның салонында бик уңайлы булды.

Бу машинаның хәзер яңартылган вариантлары да чыкты. Фикерем шул – кытайлылар булдыра.

«Корея, Япония, немец машиналары әле Кытай машиналарына үз позицияләрен бирмәс»

Машиналар буенча белгеч Фәнис Закиров та Кытай машиналарының йомшак якларын әйтеп үтте һәм машина базарында якын арада булачак үзгәрешләрне фаразлады. Моңа кадәр Кытай автомобильләренең төп проблемасы булып тиз чери башлаулары тора иде. Алар, әкренләп, бу проблеманы инде тулысынча җиңеп киләләр, дип әйтергә була. Хәзер чыккан машиналарның күпчелеген реагентларга уңышлы гына каршы торырлык итеп җитештерәләр. Двигательләре дә күп очракта тел-теш тидерерлек түгел, кайбер двигатель җитештерүче концерннар продукцияләрен машиналарга гына түгел, көнкүреш техникасына, квадроциклларга, су көймәләренә, бакча техникасына да күпләр куялар. Ләкин Кытай машиналарының хәзер дә үзенчәлекле моментлары җитәрлек. Мәсәлән, бу – мода үзәгендә булган сенсор экраннар һәм электриканың ышанычлылыгына кагыла. Бәлкем шуңадыр да, берничә ел элек машиналарында физик кнопкаларны сенсор белән алыштырып бетерә язган «Хендай/Киа» компанияләре күптән түгел генә үзләренең кире физик кнопкаларга кайтачакларын игълан иттеләр.

Шулай ук, Кытай машиналарының бик азындагы гына без ияләнгән, ышанычлы, чын мәгънәсендәге гидротрансформаторлы автоматик трансмиссия бар. Кытайларның гадәте – күпләп вариатор кую. Гадәттә, бу – Япониянең «Jatco» компаниясеннән күчереп алып ясалган вариаторлар. Вариатор – болай да зур ресурслы агрегат түгел, кытайлылар кулында бигрәк тә. Аларның сыйфатын бераз яхшыртып, безнең ил автомобильләренә дә куя башлаганнар иде, шунда ук кулланучыларда хәйран сораулар туды. Кытай автомобильләрен алганда танылганрак, гарантиясе булган брендларның модельләренә тукталырга киңәш итәр идем. Алган чакта артын да уйларга кирәк инде. Тышкы кыяфәте белән ялтыравыклы машиналар бик күп керә хәзер Кытайдан. Аларны алалар. Ләкин, ватылгач, запчастьләр таба алмыйча йөрү – бик үк яхшы перспектива түгел. Запчастьләр сату белән шөгыльләнүче танышларым сүзләренчә, кайбер маркаларның хәтта каталоглары да юк икән. Аларга нинди запчасть ярыйсын беркем белми, урыс әйтмешли, «путем проб и ошибок», яраклысын эзләргә туры килә, диләр. Кемдер бу маркаларны төзекләндерергә өйрәнеп, бу сорауны үз өстенә алырга да тиеш бит әле. Кыскасы, алыр алдыннан, бу машина бренды Россиядә рәсми рәвештә тәкъдим ителгәнме, запчастьләр склады бармы, гарантия буенча хезмәт күрсәтеләме – барысын да белешегез. Хәзер Кытай машиналары арасыннан сайлау мөмкинлеге бик зур, – дип киңәш итә Фәнис. Фәнис Закиров якын арада машина базарында нинди үзгәрешләр булачагын да фаразлады.

Соңгы вакытта Кытайдан бик күп яңа машина брендлары керә, ләкин аларга артык «раскрутка» булмавы сагайта. Бу очракта рәсми вәкиллек, запас частьләр складлары булдыру, дилерлык челтәрен җәелдерү, хезмәт күрсәтү, гарантия мәсәләләренә кагылышлы сорауларны хәл итү ачык булып кала, дигән сүз. Шуңа да, аларның кайберләре ниндидер аңлашылмаучанлык, бәхәсле моментлар килеп чыгу нәтиҗәсендә китәргә мәҗбүр булалар, һәм бу – алга таба да шулай дәвам итәр, дип уйлыйм. Хәзер Кытайдан, бик зур ташкын булып, төрле электромобильләр дә керә. Әгәр дә ныклап төпләнәбез дип эш алып бармасалар, аларның да күпчелеген шундый язмыш көтәр кебек. Ә инде «Чери», «Джили», «Хавал», «Белджи» һ.б. кебек брендлар машина базарында тулы бер челтәр ясадылар. «Бүген һәм монда» дигән сату юлына алданмыйча, үз брендларының кирәкле юнәлешләренә күп керем юнәтү сәбәпле, алар алга таба да аякларында нык басып торачак.

Хәзер инде һәр яңалык – Кытайдан, гомүмән дөньякүләм алга китеш тә Кытайдан бит. Моны берничек инкяр итеп булмый. Шул ук вакытта, алга таба хезмәт күрсәтү һәм запчастьләр белән проблемаларны истә тотып, өр-яңа Кытай машинасы алыргамы, яки инде күптән таныш, ышанычлы, запчастьләр табу белән бер проблемасы да булмаслык 2-3 ел йөрелгән Корея, Япония, немец машиналары ягына караргамы? Дөрес, аларны кертү белән безнең ил хәзер бик каты көрәшә. Үзебез бу өлкәдә эш алып барганлыктан, моны бик нык сизәбез. «Утилизационный сбор»ны күтәреп куйдылар, Яңа елдан соң таможня пошлинасы күтәреләчәк. Октябрь аенда инде машиналарны сату өчен күпләп алып керүне тыйдылар, дисәң була. Хәзер аларны пачкалап алып кереп сату мөмкинлеге бетте. Башка илдән машинаны алып чыккан очракта да, аласы кешенең исеменә генә алып чыгып була. Шулай итеп, хәзер егермешәр-утызар-йөзләп машина алып чыгып сату турында сүз дә була алмый. Шулай булса да, Корея, Япония, немец машиналары әле Кытай машиналарына үз позицияләрен озак бирмәсләрдер кебек. Шәхсән мин, хәзерге көндә машинамны Кытай машинасына алыштырырга әзер түгелмен, – дип белдерде ул.

«Запчастьләрне Кытайдан кайтарту кыйммәткә чыга»

Кытай машиналарына запчастьләр кайтарту мәсьәләсен бу көннәрдә Алия һәм Ришат Төхвәтуллиннар гаиләсе дә хәл итеп йөри икән. Алия «Geely Monjaro» да йөри. Күптән түгел генә юл-транспорт һәлакатенә юлыккан иде. Аллаһка шөкер, үзенә зыян килмәсә дә, җырчының машинасы төзекләндерү таләп итә.

Ришат миңа бу машинамны әле мин авырлы вакытта ук алып биргән иде. Узган кышны әйбәт кенә йөреп чыктым, ә быел авариягә очрадым. Хәзер машинасыз калдым, аны ремонтка кертеп куйдык.

Бу машина турында начар сүз әйтә алмыйм. Дөрес, комплектациясе бай түгел, мәсәлән, алдагы тәрәзәсендә, рулендә җылыту системасы юк. Кыш көне уңайсызрак, ләкин бу – артык зур минус түгелдер.

Ә менә хәзер, ремонтка керткәч, азрак проблемалар килеп туды. Машина гарантиядә түгел, алыштырасы запчастьләренең барысын да үзебезгә сатып алып куйдырырга туры киләчәк. Монда андый запчастьләр юк. Аларны Кытайдан кайтарту шактый кыйммәткә чыгарга тора. Андый запчастьләрне «Авито» аша сатучылар да бар икән. Тик без аларның сыйфатын белмәгәнгә, шикләнеп торабыз. Ришат бүгенге көндә әлеге мәсьәләне хәл итергә тырыша. Кайдан кайтартырга икән дип уйлап йөрибез, – дип сөйләде Алия Төхвәтуллина-Карачурина.

«Кытайлылар иртәгәсе көн турында уйламый»

Чыгышы белән Казаннан булган иң популяр автоблогерларның берсе Елена Лисовская (Хәбибуллина) да, бүгенге көндә үзе дә Кытай машиналары сату белән шөгыльләнүгә карамастан, төпле генә фикер әйткән иде. Елена инде күп еллар «Лиса Рулит» блогын алып бара. Аның сәхифәсен 1 860 000 артык кеше карый.

Мин инде 2 ел кытайлылар белән тыгыз мөнәсәбәтләрдә. Шуны әйтә алам, аларның максаты – сезгә хәзер һәм монда сату. Алар иртәгесе көн турында уйламый. Кытайлы бүген сата алган икән, димәк, җиңгән. Алар сиңа алга таба хезмәт күрсәтү турында уйлап та карамый. Кытайларның японнар, кореялылар, немецлар кебек үз брендларының имиджын күтәрү максаты, алга таба да хезмәт күрсәтү теләге һәм культурасы юк, – ди блогер.

Инде нәтиҗә ясап, шушы материал нигезендә, Кытай машинасы алырга җыенучыларга берничә киңәш биреп үтәсебез килә:

Кытай автомобильләрен алганда танылганрак, гарантиясе булган, сынау узганрак модельләрне карарга кирәк;

Автоматик трансмиссия белән эшләүче машиналар ышанычлырак;

Теге яки бу модельне караганда запчастьләр кайтарту белән проблемалар булу-булмауны да алдан белешегез;

Кытай машиналары турында Телеграм-каналлар бар, алар аша бик күп мәгълүмат тупларга була.

Тиздән «Интертат»та чит илләрдән машина кайтарту, ягъни параллель импортның урау юллары, ысуллары хакында да язарбыз.

Читайте на 123ru.net