Камалда премьера: Әлфия Авзалова турында байопик – Әлфия апа бар да кебек, юк та кебек

Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев яңа сезон ачылуга багышланган матбугат конференциясендә, барлык премьералар яңа бинада булачак, дисә дә, безнең ниятләр белән төзүчеләрнең мөмкинлекләре туры килеп бетмәү сәбәпле, сезонның икенче премьерасы кадерле вә җанга якын сәхнәдә – Камал театрының Татарстан урамындагы (иске диясе килми) бинада тәкъдим ителде. Шулай итеп, Айдар Җаббаров «Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл» дип аталган музыкаль байопик жанрындагы спектакль чыгарды.

  • Белешмә: Байопик – җәмгыятьтә, мәдәнияттә зур эз калдырган тарихи шәхесләрнең тормышын тасвирлаган кино жанры. Байопик – biographical picture, ягъни «биографик фильм» дигән сүздән ясалган. Аның төп максаты – тамашачыга төп геройның тормышы һәм казанышлары турында сөйләү, шәхеснең тормышындагы кызыклы фактларны ачыклау. Байопик документаль чыганаклар белән эш итсә дә, сәнгати максатлардан, кинематографик мәнфәгатьләрдән чыгып, кайбер элементлар үзгәртелә дә ала.

Програмканың «маңгаенда» ук язылганча, спектакль «Җырчы Әлфия Авзалова» иҗатын саклау һәм үстерү фонды» белән берлектә эшләнгән. Авторлары – Резеда Гобәева һәм Зөлфия Нигъмәтҗанова.

Зөлфия ханым Нигъмәтҗанова – Әлфия Авзалованың икенче кызы һәм әлеге фондның җитәкчесе.

Резеда Гобәева – шагыйрә, җырлар авторы, быел беренче спектакле куелган драматург – Айдар Җаббаров белән «Тукай Казанга кайткан» спектаклен чыгарды, соңгы елларда төрле кичәләргә сценарийлар авторы буларак танылды.

Спектакльне сәхнәгә куючы рәссам – Булат Ибраһимов; яктылык буенча рәссам – Ольга Окулова; видеорәссам – Игорь Домашкевич; декорацияләр конструкторы – Олег Щербаков. Хореографлар – Айдар белән «Ситса туй» спектаклен чыгарган хореограф Софья Гуржиева, «Дорога в город» хореографик төркеме җитәкчеләре буларак билгеле Лилия һәм Айрат Баһаветдиновлар.

Программада нейрочелтәр буенча тавыш булдыручы да бар – Илдар Харисов. Ягъни, автор тавышы буларак Әлфия апа үзе сөйли, аның тавышы ясалма фәһем ярдәмендә иҗат ителгән. Бу – татар театрында шундый беренче тәҗрибә дип беләм.

Спектакльдә Камал театрының барлык яшь буын артистлары катнаша. Катнашучылар арасында иң өлкәннәре һәм, әлбәттә, иң тәҗрибәлеләре – Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Люция Хәмитова (Җыракай), Татарстанның халык артистлары Фирая Әкбәрова (Мула җиңгәй), Олег Фазылҗанов (завклуб) һәм Фәнис Җиһанша (Шакир җизни), Татарстанның атказанган артисты Миләүшә Шәйхетдинова (Зөлфия) (Миләүшә «атказанган» гына икән ләбаса, йа Аллам).

Алга китеп шуны әйтим – Миләүшәнең уенын «спектакльдә иң талантлы башкару» дияр идем. Башка артистлар персонажны күчереп куярга тырышсалар, Миләүшәнең бу юлдан китмичә, Зөлфия образын үзе аша үткәрүен күрдем. Әйе, ул бит – Миләүшә Шәйхетдинова гына түгел, Тинчурин театрының легендар актерларының берсе булган Наил Шәйхетдиновның кызы, сәхнәдәгеләр үзләре белмәгәнне талантларына таянып күрсәтергә азапланганны ул күптән, татар әйтмешли, «киптереп элгән» – болар барысы да балачактан аның җанына сеңгән. Айдар Җаббаров, минемчә, актрисаны дөрес сайлаган.

Гомумән, Миләүшәнең спектакльләрдәге һәр уены гаҗәпләндерә һәм сокландыра. Актрисаның тиешенчә бәяләнмәве дә тагын бер кат гаҗәпләндерә.

Спектакльдә август аенда кастинг узып, театрга стажер итеп алынган яшьләр дә уйный: мәсәлән, Кариев театрының Йосыфы («Йосыф – Зөләйха» спектакле) һәм Камыр батыры («Камыр батыр» спектакле) булган Илсаф Нәҗиповны сәхнәдә күрдек. Әлеге стажерларның берсе – Айсылу Нуруллина (Камал театры оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм дирижеры Данияр Соколов «Sforzando» яшьләр симфоник оркестрын җитәкләгәндә, Айсылу белән «Дневник Анны Франк» монооперасын чыгарган иде. – авт.) хәтта програмкага кертелгән, ул бер эпизодта Зифа Басыйрова ролен башкара.

Әлфия ханым ролендә – студент чагында ук «Дебют» номинациясендә «Тантана» премиясен алган, «Мөһаҗирләр» спектакле өчен булса кирәк, Җәлил премиясенә лаек булган театрның яшь, чибәр актрисасы Ләйсән Гатауллина. Спектакльдә Илһам Шакиров (Татарстанның атказанган артисты Раил Шәмсуаров), Гөлшат Зәйнашева (Татарстанның атказанган артисты Гөлчәчәк Гайфетдинова), Рәшит Ваһапов (Татарстанның атказанган артисты Алмаз Гәрәев) образлары да бар.

Исеменнән үк күренеп тора – спектакль РСФСРның атказанган, ТАССРның халык артисты Әлфия Авзалова турында... булырга тиеш кебек. «Камал театрының «Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл...» музыкаль байопигы татар сәхнәсе йолдызының тормышка, сәхнәгә, кешеләргә чиксез мәхәббәтен, кабатланмас бөеклек юлына кечкенә чагыннан ук салынган сукмагын, шул сукмактагы ышаныч-өметләрен, югалту-сагышларын һәм чиксез тирән моңын чагылдыра», – диелгән спектакльнең аннотациясендә.

Әмма мин, спектакль шәхес турында түгел, шушы шәхесне тудырган тирәлек һәм мәңгелек юлында аның юлдашлары булган шул чор кешеләре турында, дияр идем. Төгәлрәк итеп әйткәндә, спектакль җырчының җырга табынуы һәм татар җырын дөньяга танытырга теләве турында гына түгел, билгеле бер чорда шәхесне шәхес иткән тирәлек турында. Кайсы өстенрәк – һәр кеше үз карашларыннан чыгып хәл итәдер.

Айдар Җаббаров Гаяз Исхакый әсәрләре буенча куелган «Тормышмы бу?» спектакленнән башлап яшәешебезнең төрле чорындагы татар тормышын өйрәнә, әрнетеп тоз сибә, әллә нык әзерлек белән, әллә тоемлап, төрле дәрәҗәдә төрле чорны сурәтләгән әсәрләргә тотына һәм барысы аша да үзебезне күрсәтә. Иҗат юлында аңа ниндидер әсәрләргә кагылмаска кушып йодрык күрсәтеп калучылар да, «дегероизация» күрүчеләр дә булды. Болар барысы да – җәмгыятебезнең бер кисәге, барысы да – үз татарларыбыз. Әмма андыйлар юл буенда басып кала, Айдар алга таба китә. Монысы – Айдар Җаббаров иҗатына минем гомуми карашым булды. Инде премьерага килик.

Спектакль 90нчы елларда Әлфия Авзалованың, авырганнан соң, кызы инициативасы белән концертка килүеннән башлана, һәм җырчының истәлекләре аша аның балачагына юл алабыз. Алда әйткәнемчә, ясалма фәһем тырышлыгы белән Әлфия Авзалова тембры көйләнгән тавыш безне озата бара. Әлфия Авзалованың балачагы, Казанга килүе һәм җыры белән татар дөньясын яулавы – 3 сәгатьләп барган спектакльдә тамашачы шушы юлны уза. Хәтердә Әлфия апаның «Үзем турында» китабы яңара. Сүз уңаеннан, китапны, Әлфия апа сөйләгәннәр буенча, аның ахирәт дусты, шагыйрә Гөлшат Зәйнашева язганын беләбез.

«Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл...» спектаклендә җырчы биографиясе буенча барганда, аның тирәлегеннән кемнәрне генә очратмыйбыз! Кинематография кадрлары кебек, флешбеклар булып, алар күз алдыннан уза. Әлфиянең балачак истәлекләре башлангач ук, салкын сөт эчертеп баланы үтергән күренешнең һичшиксез булачагын белеп эсселе-суыклы булып утырасың – «Үзем турында» китабын укыган кеше ул эпизодны оныта алмыйдыр.

Сүз уңаеннан, татар дөньясында татар карчыклары тарафыннан эшләнеп китапка кереп калган 2 явызлык бар: берсе – ишекне ачмыйча нәни Апушны өйалдында катырып торган Шәрифә карчык булса, икенчесе Әлфия Авзалованың сеңлесе Гөлсиринне салкын сөт эчертеп үтергән авыл хатыннары һәм шуларның берсе – Гөлбану.

Айдар әйләндергән кинематографик калейдоскоп булып, Әлфия тирәлегендәге кешеләр уза. Менә матур җырлый торган ятим баланы Актаныштан җибәрмәскә маташкан завклуб, җүнсез Шакир җизни, юаш Җыракай, яхшы күңелле укытучы апа, Әлфияне Казанга озатканда соңгы йомыркасын китергән авыл карчыгы, детдом балалары, Әлфияне филармониягә кертмәскә маташкан каравылчы, эстрада «йолдызлары», квас сатучы, колхоз рәисе, кибетче, тамашачылар... Уйлап карасаң, Әлфия Авзалова бу кешеләрне бер җепкә тезәргә мөмкинлек биргән үзәк булып тора торуын. Әмма спектакль барыбер нәкъ менә шушы кешеләрне берләштергән тирәлек турында – минем өчен алар кызыклы эпизодлар, мизансценалар белән алгы планга чыга. Чөнки монда җырчының тормыш юлы аша үтсәк тә, ул анализланып, ниндидер нәтиҗәләр ясалмый, гомумән, спектакльдә Әлфия Авзалованың феноменлыгы күренми. Нигә күренми? Чөнки режиссер үз алдына һәм драматург алдына андый максат куймаган бугай. Миңа калса, ул тирәлекне тасвирлау максатын куйган һәм максатына ирешкән: урыны-урыны белән карикатурага барып җиткән картиналарда чор ап-ачык күренә. Хәер, ышандырмаган урыннары бар. 60-70нче елларда җырчы үзе, зур акчалар вәгъдә итеп, музыкантлар җыя алмагандыр ла ул. «Үзем турында» китабыннан эзләп таптым мин ул урынны: Әлфия апа «филармония җитәкчеләре белән киңәшеп, кечкенә генә инструменталь ансамбль төзедем» дию белән чикләнгән.

Мәхәббәт романнары яратучылар яки Әлфия Авзалованың мәхәббәт тарихын/тарихларын күрергә теләүчеләр, кәефегезне төшерәм, спектакль бөтенләй дә ул хакта түгел. Ике иренең берсенең чәчәкләр белән килүен, альяпкыч киеп хатынын гастрольдән каршы алуын һәм ташлап чыгып китүен күрәбез. Китапта язылган Юсыф тарихы бөтенләй дә юк. Контрабас яки гитара күтәреп торган егетләрнең берсе шул икәнлеген фаразлап, үз фантазиягездә бизәп, спектакльне үз уйларыгызда дәвам итсәгез генә. Биредә болар юк, барлык шәхси тормыш бер чәчәк һәм бер альяпкыч белән чикләнгән, чөнки кабатлап әйтәм – спектакль бөтенләй дә ул хакта түгел.

«Бу – Әлфия Авзалованың варислары теләгеме?» – дип сорадым Резеда Гобәевадан. Ул варислар тарафыннан чикләүләр куелмавын әйтте. Димәк, режиссер белән драматург үзе шулай хәл иткән – татар хатынының бәхетле һәм бәхетсез мәхәббәт тарихларына буталмыйча, «үпкән-кочкан, җилгә очкан»нардан өстен булып, чор тарихын колачлаганнар.

Драматург эшенә килгәндә, әйе, режиссер концепциясе чикләрендә драматургия кагыйдәләренә туры килгән әсәр иҗат ителгән, боҗралы сюжет композициясе дә бар, халыкны көлдерә һәм елата торган урыннар да математик төгәллек белән дөрес исәпләнгән булса кирәк. Әмма бу – башка төр драматургия, бу – сүз беренчел булган драматургия түгел, биредә беренчел – режиссер һәм аның күзаллаулары.

Спектакль бик озак барса да (әйе, урыны-урыны белән ялыктыргач дәрәҗәдә озак), кайчан да булса бер тәмамлана, әлбәттә. Спектакль Зөлфия ханымның монологы белән бетә. Шуңа кемдәдер (гафу, шул исәптән мин дә), бу спектакль – Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия ханым бенефисы ахры, дигән уй узса, гаҗәп түгел.

Спектакльнең асылы нидә? Халкыңны ничек бар – шулай ярату турындамы? Әлфия Авзалова әйткән шушы сүзләрне алып чыгып китәсеме? Кайчандыр яхшы вокал тыңлаган халыкның тыңкыш тавышлы җырчыларны тыңлау дәрәҗәсенә төшүенә сызланыйкмы? Әйе, миңа бүгенге кайбер җырчыларның «чәчәк атуын» күрү оят, әмма монысы – бөтенләй башка тема.

Ниһаять, спектакльнең минем өчен зәгыйфь булып тоелган ягына – артистлар уенына килеп җиттек. Әлбәттә, премьерадан соң ук артистлар уены турында нидер әйтү дөрес тә түгелдер. Алар уенын спектакль бераз уйналгач, сәхнә әсәре шомаргач кына бәяләп буладыр. Әмма халыкта булырдайның баштан ук билгеле булуы турында матур мәкаль бар – шуңа таянып кайбер рольләргә бәя бирсәм, ачуланмассыз.

Спектакльдә Әлфиянең Җыракай янында яшәвенә, димәк, Шакир җизнигә дә зур урын бирелгән. Әлфия Авзалова аны «какча яңаклы» дип тасвирлаган һәм, аның үзен яратмавын язгач та, «мин аны күптән бәхилләдем» дип куйган. Әмма әллә режиссер, әллә артист тырышлыгы белән, бу җизни карикатураның югары ноктасына менгезелгән. Күтенә (гафу, арт шәрифләренә) мамык тутырып, сәхнәдә Фәнис Җиһанша йөргәндә, мин яшьләр сленгындагы «кринж» сүзен бөтен мәгънәсе белән аңладым бугай. Ул сүзне белмәсәгез, «испанский стыд» дигәнен беләсездер, ягъни башкаларның кыланмышын күреп оялып утыру. Арт шәрифләрен халыкчан башкаруда куллануым өчен тагын бер кат гафу үтенәм, бүген бит сүзебез иң халыкчан сәнгать булган эстрада турында бара. Ә ул дөньяда, кәнфитләнмичә, турысын әйтеп сөйләшәләр. Нормаль роль бирегез әле Фәнис Җиһаншага, күпме карикатура ясарга була инде мескен артисттан?!

Илһам Шакиров булып кыланып, тамашачы алкышларыннан үз порциясен каерып алган Раил Шәмсуаровка әйтеп куям – ул алкышлар арасында минеке юк, яме. Залның сул ягында 8нче рәткә караган булсагыз, минем чытылган йөземне күрәсе идегез. Юк, нигә Илһам абыйдан көләсез, димим лә, уйный алмадыгыз – шул гына. Хәер, алкышлаучылар бар иде, һәм алар күбрәк, димәк, тамашачының бер өлешенә ошады.

Тагын бер «кринж» – Алинә Мөдәррисова уены. Ул Әлфиянең балачагында аның сеңлесе Флүрәне уйный, ярар, кат-кат егылып, алкышларның үз порциясен алды инде. Тик тамашачы бөтен ракурслардан да күрерлек итеп егылып, телогрейкаларыңны ачып, бөтен эчке «бәрәкәтеңне» күрсәтүнең сәнгати ихтыяҗы нидә? Бу «бонус»ның тамашачыга кирәге бармы? Әллә эстрада турында спектакль куелганда болар мәҗбүри дип уйлыйсызмы?

Шушы 3 артист – иң карикатуралы образларны тудыручылар. Мондый жанр бар, мондый стилистика бар, әйе, килешәм, әмма минем зәвыгым моны кабул итә алмады. Туйдым мин карикатураларыгыздан! Әгәр бу – режиссерның сентиментальлектән качарга теләве икән, кызык түгел була башлады.

Ләйсән Гатауллина – талантлы актриса, әйе, атлап йөрешләрен, кыланмышларын Әлфия апага охшатырга да тырышкан кебек. Әмма Әлфия апада булган ныклы «үзәк»не күрсәтә алмады ул, хәер, андый максат куелмаган булгач, нигә күрсәтсен инде. Театр Ләйсәннән бик тырышып прима ясарга тырышса да (анысы да юкка түгелдер, тырышлыгын һәм перспективасын күрәләрдер), мин әлегә аның сәхнәне тутырырлык энергетикасын сизмим. Ә Әлфия апа турында – чорның бер зур шәхесе турында – спектакль куярга кирәк икән, мөгаен, режиссер иңендә ниндидер багажы булган актриса сайлый алыр иде. Әмма спектакль ул хакта түгел.

ххх

Спектакльгә кайбер штирхлар шулай. Азактан театрның репертуар сәясәте (әгәр дә ул булса) турында берничә сүз. Камал театры, тамашачы җыю өчен, тамашачыны китерүнең иң җиңел юлларын куллана башлады – сизәсезме? Яңа гына совет чоры хатын-кызларының беллетристикасы булган «Тапшырылмаган хатлар» чыкты, инде театр афишаларына совет чорында иң популяр татар җырчысы булган Әлфия Авзалова исеме керде. Әлбәттә, халык бу исемгә йөриячәк. Бу – очраклылыкмы? Алай да булырга мөмкин, ике яшь режиссерның һәрберсе үз теләген җиткергән, алар очраклы гына үткәнлек стратегиясе булып күренергә мөмкин. Очраклылык икән, стратегия булмау – тагын да начар.

Әйдәгез, ставка ясыйк – башын артка таба каратып якты киләчәкка таба баручы Камал театры якын тарихыбыздан потенциаль тамашачының ностальгия кнопкасына басып акча янчыгын чыгара ала торган тагын нинди эпизодларны сөйрәп чыгарачак?

Әлбәттә, бу спектакльгә тамашачы йөриячәк. Эстрада вәкилләре дә киләчәк. Кызык, билет сатып алып килерләрме икән, әллә театр директоры Илфир Якуповның артык ишектән каршы алып, 7нче рәткә утыртуын сорарлармы? Әлфия апа үзе театрга йөрдеме икән ул?

Читайте на 123ru.net