Илсөя Бәдретдинова чәчәк биргән ир-ат турында: «Кочакламады да, үпмәде дә»
Илсөя Бәдретдинова концертында тамашачылар белән килеп чыккан кызыклы хәлләрне социаль челтәрдәге сәхифәсендә дә күрсәтә.
Яңа гына бер ир-ат сәхнәгә чәчәк белән менеп, «мине үп әле, үзем үпсәм хатын ачулана» дигән иде. Хәзер инде олы яшьтәге ир-ат җырчыга чәчәк бәйләме бүләк итте. Үзен кочакларга, үбәргә тырышучы ир-ат тамашачыларга ияләшеп беткән артист аптырап калды.
«Кочакламады да, үпмәде дә, бер әйбер әйтмәде. Якын да килмәде, 2 метр ераклыктан чәчәген бирде дә китте. Хатын усалмы?» – дип җырчы тамашачысына «воздушный поцелуй» җибәрде.