«5,7 мең сум». Киләсе елга кемнәргә иң күп больничный түлиләр?

2025 елда больничныйның максималь күләме көненә 5,7 мең сум була. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Әлеге сумманы алу өчен, хезмәткәр 2023 елда – 160 мең сум, 2024 елда 185 мең сум керем алган булырга тиеш. Бу турыда «РАНХиГС» хезмәткәре Виктор Ляшок әйткән.

«Больничный буенча максималь пособие күләме киләсе елга көненә 5,7 мең сум була. Больничныйның максималь күләме арту хезмәт хаклары арту белән бәйле. Больничный максималь күләме исәпләнгәндә, хөкүмәт куллана торган формула хезмәт өчен түләү күләме аруны исәпкә ала», – ди белгеч.

Ул аңлатканча, максималь күләмдә пособие алыр өчен, рәсми хезмәт стажы 8 елдан артык һәм соңгы 2 елда хезмәт хакы күләме илдә Росстат белешмәсе буенча уртача хезмәт хакыннан кимендә 230 процент булырга тиеш.

Бу 2023 ел өчен 1,917 миллион сум (аена 160 мең сум чамасы), 2024 ел өчен 2,225 миллион сум (аена 185 мең чамасы) булырга тиеш.

«Стажга хезмәт килешүе буенча рәсми эш, дәүләт һәм муниципаль хезмәте, хәрби хезмәт, шулай ук шәхси эшмәкәрләр, адвокатлар, шәхси нотариуслар, фермер хуҗалыгы әгъзалары (әгәр социаль иминият өчен ирекле взнос түләгән булсалар) керә», – ди белгеч.

Читайте на 123ru.net