Җиргә төшеп бәрелгән самолетта исән калган кешеләрнең җимерекләр эченнән чыгу мизгелләре
Бүген Баку – Грозный рейсы белән очкан самолет Казахстанның Актау шәһәре аэропортында һәлакәткә юлыкты. Очкычка кошлар бәрелгән, дигән мәгълүмат бар.
- Очкычның җиргә бәрелү мизгеле
Бу очкыч дүшәмбе көнне Казанда да булган.
Бортта 67 кеше теркәлгән. 25 исән калучы турында мәгълүматлар чыкты. 19 кеше хастаханәдә, 6 сын алып баралар.
Очкычның алгы өлеше өзелгән. Андагы 10лап кешенең өзгәләнгән кисәкләре җирдә ята.
Ә кемнәрдер самолетның арткы өлешеннән үз аякларында чыга.
Очкычта булган кешеләрнең тулы исемлеге дә чыкты.