Яңа ел табыны кору быел ничә сумга төшәчәген санадык: 2 салатка гына да ~1000 сум кирәк
Көне буе аш бүлмәсендә тыпырдап, «кичәге» салатлар белән иртәнге аш ашый торган бәйрәм якынлаша. Уңган хуҗабикәләр Яңа ел өстәленә нәрсә әзерләячәкләрен инде күптән планлаштырып, әкренләп азык-төлекләрне дә алып куя башлаганнардыр, мөгаен. Әлбәттә инде, бәйрәм алды мәшәкатьләре белән, көне килеп җиткәндә генә «селкенә» башлаучылар да аз түгелдер. Әнә шундыйлар өчен аеруча файдалы булыр дип, «Интертат» быелгы бәйрәм табынының чама белән күпмегә төшәчәген исәпләп чыгарды.
Әлеге язма өчен бәйрәм табынына куела торган «Тун астындагы селедка» һәм «Оливье» салатлары, кайнар ризык буларак каз һәм тавык, кабымлыклар (сыр-колбасалы тәлинкә, бутербродлар, яшелчәләр тәлинкәсе), җиләк-җимешләр, шампан шәрабе, сок һәм тортның ничә сумга төшәчәген санадым. Килешәм, күпләр өстәлнең мондый варианты белән генә чикләнеп калмаячак. «Яңа елны ничек каршы алсаң, алдагы елың да шулай үтәчәк» дигән ышану бар бит. Шуңа да бәйрәм табынын тагын да тәмлерәк ризыклар белән бизәргә тырышачаклар.
Мин исә өстәлнең гадәтирәк форматын сайладым, азык-төлек күләмен, бәйрәм өстәлен 4-5 кешегә әзерләү максатыннан чамаладым.
Бәяләрне барлау өчен барлык шәһәрләрдә дә популяр булган кибетләр челтәренә юнәлдем. Сайлау мөмкинлеге күп булган продуктларны алганда артык кыйммәт тә, артык очсыз да булмаган, уртача бәядәгеләрен сайларга тырыштым. Колбасаның хәләл булганына тукталдым.
Иң кыйммәте – бутерброд. Икра аласызмы быел, шпрот та ярап торамы?
Хуш, кабымлыклардан башлыйк. Һәрвакыттагыча, кабымлыклар арасыннан иң кыйммәтлесе – икра белән ясалган бутербродлар булачак.
90 граммлы 1 банка икра – 859 сум
1 батон – 65 сум
1 кап май – 149 сум
Шулай итеп, 10-12 бутерброд ясау, кесәгә шактый «сугып», 1073 сумга төшәчәк дигән сүз инде бу. Шушы ук бутербродларны шпрот белән ясау – 204 сумга, ә кызыл балык белән ясау – 710 сумга төшәр иде (шпрот – 139 сум, 200 граммлы тозланган форель балыгы – 496 сум). Шуңа күрә, табынга нинди кабымлыклар куячагыгызны кесә калынлыгына карап уйлыйсыгыз була.
Сыр һәм 2 төрле казылыктан торган тәлинкә 848 сумга төшә.
200 граммлы каты сыр – 159 сум
125 граммлы камамбер сыры – 189 сум
400 грамм ярымысланган казылык – 259 сум
330 грамм ысланган казылык – 241 сум
Кибеттәге таныш сатучым әйтүенчә, казылык, сыр ише әйберләр Яңа ел алдыннан кыйммәтләнә дә төшкәннәр.
Яшелчәләр, ягъни бер тәлинкәгә кыяр-помидор кисеп чыгару өчен 408 сум акча кирәк булып чыкты.
Кыяр (килосы) – 219 сум
450 грамм помидор (әзер капларга төреп сатылучы помидорларны карадым) – 189 сум.
Шулай итеп, кабымлыклар әзерләү өчен генә дә 2329 сум акча кирәк булып чыга.
Галиҗанәп салат
Бихисап калорияле Яңа ел өстәлендә сыйлануның аяныч нәтиҗәләре турында белеп торуыбызга һәм ПП-белгечләрнең яшеллек һәм төрле соуслар белән ясала торган салатларга өстенлек бирергә киңәш итүенә карамастан, бәйрәм өстәлендә «Тун астындагы селедка» салаты һәм «Оливье» үз позицияләрен бирми. Аның янына тагын берәр катламлы салат ясап куярга да иренми әле хуҗабикәләр. Мин бары тик шушы 2 галиҗанәп салатка гына тукталырга булдым.
«Тун астындагы селедка» салаты
Барыбыз өчен дә яхшы таныш, гадәти продуктлардан ясалучы «Тун астындагы селедка» салатының рецептын искә төшереп тору кирәк гамәл түгелдер. Әмма ул тәмле булсын өчен балыкның сыйфатлы булуы зарур. Мин, шәхсән, балыкны үзебездән ерак булмаган базардан алырга планлаштырам. Дөрес, анда балык кыйммәтрәк йөри. Даими ала торган сатучыларыбыздан шалтыратып сорадым, килограммы 470 сум икән. Ә мин кергән кибетләр челтәрендә:
сельд балыгының килограммы – 199 сум
655 мл майонез – 139 сум
кишер (килосы) – 26 сум
суган (килосы) – 52 сум
чөгендер (килосы) – 35 сум
бәрәңге (килосы) – 41 сум
Фото: © «Татар-информ» архивы
Шулай итеп, «Тун астындагы балык» салаты 492 сумга төшә. Әгәр дә сез үзегез яки әти-әниләрегез авылда яшәүче бәхетле кешеләрдән икән, әлеге салат өчен ингридиентларның күбесе өегездә табылыр, һәм сез бу салатны нибары 338 сумга ясап куячаксыз.
«Оливье» салаты
500 грамм пешкән казылык – 199 сум
10 дистә йомырка – 124 сум
Яшел борчак – 69 сум
680 гр банкадагы тозлы кыяр – 129 сум
«Тун астындагы балык» салаты өчен алынган бәрәңге, кишер, майонез бу салатка да җитәргә тиеш, дип уйладым. Шуңа аларны исәпкә кертмәдем.
Шулай итеп, «Оливье» салатын ясау өчен 521 сум акча кирәк. Бу салат очрагында, шулай ук, авылдан килгән йомырка, бәрәңге, кишер, тозлы кыяр кулланып, экономия ясау мөмкинлеге бар. Ул вакытта салат 268 сумга чыгачак.
Фото: © freepik.com
Каз пешерәбезме, тавыкмы?
Кайнар ризыкларга килгәндә, Яңа ел табынына күпләр кыздырылган каз куярга ярата. Каз булмаганда, тавык та ярап тора. Без 2 вариантны да санап карадык.
Мин кергән кибетләр челтәрендә хәләл тавыкның килограммы 209 сум иде.
Бер тавык 402 сумга чыкты.
Гадәти азык-төлек кибетендә каз табармын димә инде син. «Метро», «Лента» кебек күпләп сату кибетләрендә булуы ихтимал әле. Шуңа да, каз юнәтү өчен, ялларда уза торган авыл хуҗалыгы ярминкәләренә юл тоту кулай вариант булыр. Әлеге язма әзерләнгән вакытка Чаллыда ярминкәләр булмау сәбәпле, деликатес ризыкның бәясен Сарманда яшәүче, каз-үрдәкләр үрчетеп сату белән шөгыльләнүче танышыма шалтыратып белешергә туры килде. Аның сүзләренчә, быел казларның килограммын 800 сумнан саталар. Бер каз 2000 сум тирәсенә чыга икән.
Шулай итеп, бәйрәм өстәленә каз кыздыру өчен 2000 сум акчагызны чыгарып салырга әзер торыгыз.
- Каз асрап сатучылар ярминкәдә: «Хәзер бәяләр төшә бара»
Җиләк-җимешләр
Әлеге кибеттә җиләк-җимеш бәяләренә дә күз салдым.
Алма (килосы) – 139 сум
Виноград (килосы) – 226 сум
Ананас (килосы) – 399 сум (1 ананас чама белән шул бәягә төшә дә)
Мандарин (килосы) – 159 сум
Торт һәм эчемлекләр
Әлеге кибеттә тортның иң түбән бәядәгесе – 399 сум, иң кыйммәтлесе 639 сум тора иде. Гадел булсын өчен, Яңа ел табыны өчен уртача бәядәгесен санарга булдым.
торт – 499 сум
шампан шәрабе («Советское») – 259 сум
сок (литры) – 139 сум.
Нәтиҗә
Шулай итеп, 4-5 кешелек гаилә өчен бәйрәм табыны кору 7162 сумга төшә, дип нәтиҗә ясыйбыз. Бу – өстәлгә, гади генә итеп, 2 салат, кайнар ризык буларак каз, кабымлыклар, җиләк-җимешләр, шампан шәрабе, сок һәм торт кына куйган очракта. Әлбәттә инде, башка төрле сый-хөрмәтләр әзерләргә уйласагыз, бу бәягә сыеша алмаячаксыз.
Ә менә «РИА Новости», быел Яңа ел өстәле өчен азык-төлек җыелмасы Россия буенча уртача 9,1 мең сумга төшәчәк, дип фаразлый. Мәгълүмат чарасы биргән саннарга караганда, быел азык-төлекләр 13,5%ка кыйммәтләнгән. Узган ел Яңа ел табыны өчен гадәти азык-төлекләр кәрҗине 8055 сумга гына төшкән булган.
Ә ныгытып уйлап карасаң, бәлки, бүгенге заманда өстәлнең нинди булуы артык зур әһәмияткә дә ия түгелдер. Иң мөһиме – якыннарыбызның янәшәбездә булуы һәм гаилә җылысы! Якынлашып килүче Яңа еллар белән!
Биредә менә бу язманы укып чыгу да файдалы булыр. Үзегез өчен күп мәгълүмат алырсыз:
- Елан елына өстәлне ничек әзерләргә: меню һәм өстәлне бизәү