«Ак Барс»ның яңа трансферлары: капитан ярдәмчесе китте, баш тренерның шәкерте килде

Континенталь хоккей лигасы тәртипләре буенча 27 декабрьдән соң сезон тәмамланганчы командалар яңа уенчылар ала алмый. Шуңа күрә бу атнада командаларда трансферлар (уенчының бер командадан икенчесенә күчүе) күп булды. Матбугат конференциясендә «Ак Барс»ның шушы юнәлештәге нәтиҗәләре турында сөйләштеләр.

Журналистлар сорауларына «Ак Барс»ның баш тренеры Әнвәр Гатиятуллин һәм клубның генераль менеджеры Марат Вәлиуллин җавап бирде.

Бу атнада Казан командасы сакчы Дмитрий Юдинны Санкт-Петербургның СКА сакчысы Степан Фальковскийга алмаштырды.

Степан Фальковский

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Дмитрий Юдин «Ак Барс»та 2018 елдан бирле уйнады. Ул клуб оештырган төрле чараларда актив катнаша иде, җанатарлар да аны яратты. Социаль челтәрләрдәге реакцияләр буенча Степан Фальковскийны да СКА җанатарлары бик якын күргән. Хәзер Дмитрий Юдинны Санкт-Петербургта, ә Степан Фальковскийны Казанда уңыш көтәр дип өметләнергә кала.

Степан инде «Ак Барс»та беренче уенын үткәрергә өлгерде, ул «Трактор»га каршы уенда Казан командасы составында бозга чыкты.

Дмитрий Юдинның Казанда уйнаган чорында, мөгаен, иң зур җиңүе булгандыр, ул «Ак Барс» белән Гагарин кубогын отмады, тик ул яман шештән котылды. Планлы тикшеренүдә аның калкансыман бизендә яман шеш барлыкка килгәне ачыкланган, шуннан соң 2020 елда хоккейчы тернәкләнү үтеп яңадан үз эшенә кайтты һәм ул хәзер дә профессиональ рәвештә хоккей уйнавын дәвам итә.

Дмитрий Юдин

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Журналистларны капитан ярдәмчесе вазифаларын үтәгән Дмитрий Юдинның «Ак Барс»та алты сезон уйнаганнан соң ни өчен Казан командасыннан китүе кызыксындырды.

Беренче чиратта без Димага шуның хәтле ел безнең системада уйнаганы өчен рәхмәтле һәм аңа уңышлар телибез. Без сакта уйнауның аерым компонентларын көчәйтергә теләдек. Безгә нәрсәнедер үзгәртергә кирәк иде һәм бу алмашыну барыбызга да плюска, аңа да, безгә дә, – диде «Ак Барс» клубының генераль менеджеры Марат Вәлиуллин.

Шулай ук ике һөҗүмче Эрик О‘Делл һәм Алексей Пустозёров хәзер «Ак Барс» уенчылары. Эрик О‘Делл Казан командасына Мәскәүнең «Динамо»сыннан, ә Алексей Пустозёров Уфаның «Салават Юлаев»ыннан күчте.

Алексей Пустозёров – Әнвәр Гатиятуллинның шәкерте.

Без аның белән җиде яшеннән бирле, ул хоккейчы, ә мин тренер карьерасын башлаган вакыттан эшләдек. Шәкертләремне күзәтеп барам, шул исәптән Алексейны да, ул җитез һөҗүмче, бөтен позициядә дә уйный ала. Без аны команданы көчәйтер өчен алабыз, – дип сөйләде «Ак Барс» тренеры Әнвәр Гатиятуллин.

Марат Вәлиуллин башка командалардан бүтән тәкъдимнәр дә килүе турында сөйләде, ләкин шартлар ике якны да канәгатьләндерерлек булмаган һәм алар гамәлгә ашырылмаган, сөйләшү этабында гына тукталган.

Читайте на 123ru.net