Баланы ничә яшьтә табу иң яхшысы?

Сәламәтлек саклау министрлыгы бала табу өчен иң яхшысы дип хатын-кызларның 18-35 яшь аралыгын атаган. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Ир-атлар өлкәнрәк яшьтә дә әти була ала. Ләкин еллар узган саен бала тудыру ихтималы кими. Бу турыда Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы хатында хәбәр ителгән.

«Хатын-кызларга шуны җиткерергә кирәк – балага узу һәм бала табу өчен иң оптималь вакыт – 18-35 яшь» – диелә документта.

Ир-атларга килгәндә, алар олырак чакта да бала тудыра ала, тик ихтималы кими. Әти кешенең яше 35 тән артса, тере бала туу шансы яшьрәк әтиләргә караганда ике тапкыр кимрәк.

Моннан тыш, өлкән яшьтәге атадан туган балаларның сәламәтлек буенча күрсәткечләре начаррак. Атаның яше арту белән балада шизофрения, аутистик спектр тайпылышлары, кискен лимфобласт лейкоз, башка тумыштан килә торган синдромнар һәм үсештә аномалияләр ихтималы арту тыгыз бәйле булуы исбатланган, диелә документта.

Читайте на 123ru.net