Фирдүс Тямаев хәрбиләрне Яңа ел белән котлый: «Мин бәйрәм уздырмыйм, 31енә ике эш алдым»

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев социаль челтәрләрендә хәзерге вакытта махсус операция зонасындагы Татарстан хәрбиләрен Яңа ел белән котлап видео яздырган. Җырчы Яңа елны туган йортларыннан еракта, яу кырында каршылаучы егетләрнең исән-сау булуларын, тизрәк якыннары янына әйләнеп кайтуларын тели.

Ул шулай ук Яңа ел төнендә эшләргә җыенуын, эшләнгән акчага махсус операция зонасына квадроцикл алып җибәрү теләге белән дә бүлешкән.

«Сездә ничектер, кәеф юк. Бернинди Яңа ел бәйрәме, кәефе юк. Минем безнең илне саклаган, яклаган егетләрне Яңа ел белән котлыйсым килә. Кемнәр бүгенге көндә шушы ачы салкында окопта ята, кемнәр бүген гаиләсеннән, туганнарыннан, әти-әниләреннән ерак. Егетләр, сезне якынлашып килүче Яңа еллар белән котлыйм. Исән-сау кайтыгыз, имгәнмичә кайтыгыз, илләребез тыныч булсын. Мин бәйрәм уздырмыйм, 31енә ике эш алдым, шушы эшләгән акчага егетләргә квадроцикл алып бирәсе килә. Егетләр, рәхмәт сезгә! Сез – чын геройлар! Рәхмәт әти-әниләргә, рәхмәт егетләрнең гаиләләренә, бик күпләр гомерләрен бирделәр. Безнең Түбән Норлат авылыннан 35 егет китте, бүгенге көндә 4 егетебез батырларча һәлак булды. Шушы үлемнәр әз булсын иде, имгәнүләр булмасын иде, барысы да исән-сау әйләнеп кайтсын иде. Егетләр, чын күңелдән бәйрәм белән сезне! Ә Яңа елны Аллаһы теләсә, сез кайткач, байраклар күтәреп уздырырбыз. Победа будет за нами!» – дип сөйли ул видеода.

  • Фирдүс Тямаев һәрдаим МХО зонасындагы Татарстан хәрбиләренә ярдәм итеп тора. 2023 ел башында җырчы хәрбиләргә 2 машина алып җибәргән иде, җәй көне ул үзе даими ярдәм күрсәтә торган 26нчы спецназ отряды хәрбиләре («Барс» 26нчы махсус билгеләнештәге отряды) белән очрашып кайтты.

Читайте на 123ru.net