Илнат Фәрхуллинның туй көне билгеле

Илнат Фәрхуллин кәләше Регинага узган елның ноябрь аенда тәкъдим ясаган иде. Кичә, 3 гыйнварда, Казанда Регина белән Илнатның никах туйлары узды.

Регина сүзләренчә, никах «Иман нуры» мәчетендә үткән. Никахны Әхмәт хәзрәт Сабиров укыган. Мәҗлестә кәләш белән кияүнең әти-әниләре һәм бертуганнары гына булган. «Никахыбызны зур итеп уздырмадык. Туйны исә зурлап үткәрергә планлаштырабыз», – ди кәләш.

Туй җәй көне үтәчәк. Мәҗлеснең датасы билгеле булса да, Регинаның әлегә бу хакта әйтәсе килмәде. «Дата да сайланды, алып баручы да билгеле», – ди ул. Чыгымнарны исә әле кәләш белән кияү санамаган. «Бар чыгымнарны Илнат каплаячак», – ди Регина.

Яшьләрне ихластан котлыйбыз!

Читайте на 123ru.net