Сиңа кадерле булган нәрсәгә карата көнчелек күрсәтү ярыймы?

«Татарча хәдисләр» телеграм-каналында көнчелек турында хәдис чыкты.

Сиңа кадерле булган нәрсәгә карата көнчелек күрсәтү ярыймы?

عَنْ أَبِي هُرَيْرَةَ رَضِيَ اللَّهُ عَنْهُ: « بَيْنَا أَنَا نَائِمٌ رَأَيْتُنِي فِي الجَنَّةِ، فَإِذَا امْرَأَةٌ تَتَوَضَّأُ إِلَى جَانِبِ قَصْرٍ فَقُلْتُ: لِمَنْ هَذَا القَصْرُ؟ فَقَالُوا: لِعُمَرَ بْنِ الخَطَّابِ فَذَكَرْتُ غَيْرَتَهُ فَوَلَّيْتُ مُدْبِرًا، فَبَكَى عُمَرُ وَقَالَ: أَعَلَيْكَ أَغَارُ يَا رَسُولَ اللَّهِ

Әбү Һурайрадан риваять ителә: «Бервакыт Аллаһның Рәсүле салләләһү гәләйһи вә сәлләм белән бергә утырганда, ул болай дип әйтте:

«Төшемдә мин җәннәттә икәнемне күрдем. Анда бер кыз затлы сарай янында кулларын юа иде, һәм мин сорадым: «Бу сарай кемнеке?» Миңа: «Гомәр бин Хаттабныкы», – дип җавап бирделәр. Аның көнчелеген, гайрәтле булуын искә төшереп, мин борылып киттем».

Гомәр бу сүзләрдән елап җибәрде һәм: «Әй, Аллаһның Рәсүле, сиңа карата мин ничек көнләшә алыйм?!» – диде. («Сахих Бохари», 3242)

Хәдистән алынган сабаклар:

- Хәдистә «көнчелек» сүзе хөсетлек (урысча: зависть) мәгънәсендә түгел, ә «гайрә» (урысчасы: ревность) мәгънәсендә кулланыла. Иске сүзлекләрдә «гайрәтле» дип тә языла.

- Пәйгамбәрләр салләләһү гәләйһи вә сәлләмнәрнең төшләре хак, шуңа күрә җәннәт – чынбарлыкта бар, һәм Гомәр (Аллаһ аңардан разый булсын) өчен анда урын әзерләнгән.

- Пәйгамбәр салләләһү гәләйһи вә сәлләм Гомәрнең көнчелеген гаепләми, ә киресенчә, аның намусны һәм абруйны саклаучы саклагыч механизм булуын күрсәтә. Ислам көнчеллеге – бу нигезсез шикләнү түгел, ә изге, кадерле булган нәрсәләрне яклауга омтылу.

- Гомәр (Аллаһ аңардан разый булсын) җәннәттәге сарае турында белгәч, горурланмады. Киресенчә, елап, түбәнчелек күрсәтеп: «Әй, Аллаһның Рәсүле, сиңа карата мин ничек көнләшә алыйм?» – дип сорады. Гомәрнең (Аллаһ аңардан разый булсын) ихлас реакциясе ышаныч һәм үзара хөрмәт атмосферасын күрсәтә.

- Хәдис Пәйгамбәр салләләһү гәләйһи вә сәлләмнең үз сәхабәләрен никадәр яратуын һәм аларның иминлеге турында никадәр тирән кайгыртуын күрсәтә.

Читайте на 123ru.net