Шагыйрь Рөстәм Әбүбәкеров югалган
Казанда шагыйрь, әдәби конкурслар призеры Рөстәм Әбүбәкеров югалган. Бу хакта «Интертат»ка шагыйрә, прозаик, тәрҗемәче Наилә Ахунова хәбәр итте.
- Дуслар! Шагыйрь Рөстәм Әбүбәкеров югалды. Аңа 44 яшь. Безнең әдәби берләшмәдә катнашты, кызыклы шигырьләр яза, әдәби конкурслар призеры. 3 гыйнварда ул чаңгыда йөрергә дип чыга һәм югала... Начар гадәтләре юк иде. Табарга булышыгыз, зинһар! - дип яза Наилә Ахунова ВКонтакте сәхифәсендә.
Рөстәм Рәис улы Әбүбәкеров 1980 елда туган. Югалу урыны: Казан шәһәре. Югалу датасы: 2025 елның 3 гыйнварыннан аның кайда булуы билгесез.
Билгеләр: Буе 176 см, ябык гәүдәле, чәчләре кара-коңгырт, күзләре соры.
Кием: кара куртка, кара-соры джинсы чалбар, соры-кара чаңгы ботинкалары, кара бүрек.
Үзе белән: ак пластик чаңгылар, зәңгәр чаңгы таяклары була.
Әгәр эзләүгә ярдәм итә алырлык мәгълүматларыгыз булса, 8 (800) 700-54-52 кайнар элемтәсенә шалтыратыгыз (шалтырату бушлай).