Гаҗәп! Ни өчен куянның колаклары шундый озын?

Куянның озын колагы – бик көчле ишетү органы һәм суыту радиаторы булып хезмәт итә. Ерткычлардан качу өчен, куянга бик еш һәм озак чабарга туры килә. Шуңа күрә аңа «суыта торган җайланма» да көчле булу кирәк. Бу турыда «Вокруг Света» сайтында язалар.

Әгәр куян артык җылылыкны тир белән генә бүлеп чыгарса, бик күп су сарыф итәр иде. Ә җылылык алмашу хисабына суыну аңа коры урыннарда да, ашарга агач кайрылары гына булган чакта да исән калырга ярдәм итә.

Куянның колагында тире астында ук көчле кан тамырлары бар. Куянны сыйпап караган кешеләр моңа игътибар иткәне бардыр.

Куянга артык җылылыкны сарыф итәргә кирәк булганда, артерияләр тулы куәтенә эшли, җылыны сакларга кирәк чакта – артерияләр бик тарая, ябыла ук диярлек. Климат кызурак булган саен, организмга күбрәк җылылыкны таратырга кирәк, шуңа күрә иң озын колаклы куяннар көньякта яши. Аларның колагы гәүдәсенең яртысы озынлыгына кадәр үсә, диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net