Кыш бабай булу җиңелме? Әтиле-уллы Кыш бабайлар – Робсон һәм Рөстәм Мусиннар тәҗрибәсе

Менә форсаты килеп чыкты да, Кыш бабайлар ролендә гомуми стажлары 80 елны тәшкил иткән аталы-уллы Робсон һәм Рөстәм Мусиннар белән сөйләшеп алдым.

Форсат дигәннән, Актаныш районы мәдәнияте өчен җанатып торган, инде ничәмә еллар һәр Яңа ел бәйрәме тамашаларында Кыш бабайлар булган Робсон һәм Рөстәм Мусиннар, Ә.Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда хезмәт куючы Карсылу ролендә Алмазия Хаҗиева «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалының марафонына килгәннәр иде. Марафон турыдан-туры эфирда барды. Биредә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Робсон Мусин – I, аның улы, 25 еллык стажга ия Кыш бабай Рөстәм Мусин II урынга лаек булдылар.

Робсон абый, Кыш бабайлар династиясенә ничәнче елда, ничек нигез салдыгыз? Беренче тапкыр бу рольгә ничек ризалашканыгызны хәтерлисезме?

Армиядән кайткач, 1969 елда Кыш бабай ролен башкарырга туры килде. Ни өчен дисезме? Мин Совет Армиясе сафларыннан Яңа ел алдыннан кайттым… Кайттым да, Бал-маскарад ясыйлар иде, әзерләнгәннәр, бөтен әйберләре бар. Әмма Кыш бабай булырга кеше таба алмыйлар. Әле ул вакытта астагы Актаныш кына иде. Өстәге Актанышның басулары гына иде ул елларда. Шунда: «Робсон абый, синең тавыш та әйбәт! Әйдә, Кыш бабай бул», – диләр...

Минәйтәм, тавыш та әйбәт, ләкин гәүдә бик юк... Кыш бабай бит юка булмаска тиеш. Тик мине барыбер бит үгетлиләр, «киенгәч, Кыш бабай статусын аласың ул» диделәр. Һәм шуннан соң шунда тәүге мәртәбә Кыш бабай булдым. Кыюлык та бик юк иде. Армиядән кайтып кенә төшкән чак, «кыстылар» инде... Шуннан бирле инде 55 ел мин Кыш бабай! Инде Актанышның легендар Кыш бабаена әверелдем. Менә минем малай Рөстәм үсеп бетте, бу почетлы эшне хәзер аңа тапшырдым. Мин сирәк-мирәк кенә хәзер катнашам. Эстафета аңарда.

Әкият геройлары исә тылсымлы кодрәткә ия, дип саный сабыйлар. Кайчак өлкәннәр дә моңа юри генә булса да ышана төсле. Кыш бабай булу җиңелме? Бу сорауны сезгә бирим әле, Рөстәм абый!

– Чын дөресен әйткәндә, миңа Кыш бабай булырга 3нче сыйныфта укыганда туры килде. Ул вакытта әтиләрнең мәдәният йортында профсоюз чыршылары була бит инде. Анда тормыш гөрләп торган чак. Музыка мәктәбе, үзәк китапханә, барлык балалар бала-чагалар җыела. Шунда мин ничәдер яшемдә, Кыш бабайның юк икәнен белгәч, бу хакта берничә егеткә дә белдерәсем килде. Тиз генә алып кердем дә Кыш бабай киемнәрен, әтинең ул киемнәре, сакаллары ята бит инде... Боларга Кыш бабай булып уйнап күрсәттем... Шунда аңладым инде, Кыш бабай булуы бик авыр икән, чөнки киемнәрендә аның бик кызу, сакаллары кычыттыра (көлә)...

Ул чорда Кыш бабай атрибутикасының борыны да бар иде. Аннан һава керми иде, шуннан бер бәләкәйрәк малай, мине күргәч, елап китте... «Кыш бабай юкмени?» – диде. Шуннан соң үземә гомер буена Кыш бабай булырга сүз бирдем. Мәктәптә укыганда да, студент чакта да, хәзерге вакытта да – бу тылсымчы бабаймын.

Безнең Актаныш районында, үзең беләсең, Юлай, Яңа ел чаралары бик күп үтә. Декабрь аенда Яңа ел чаралары үзәк чыршының утларын кабызу белән башланып китә. Аннан соң махсус оешма-предприятиеләрнең Кыш бабайлары катнашында парадлар, тройкалар була. Иң күңелле бәйрәм тантаналарының берсе – элеккегечә матур итеп, җирлекләрдән тройка парадлары төшүе. Аннан алдынгы укучы балаларны хөрмәтләүгә багышланган Хакимият чыршысы чарасы була. Әтиләре махсус хәрби операциядә – яу кырында булган балаларның «утренник»ларын 2 ел дәвамында үткәрдек. Ә инде халыкның иң көтеп алынганы – 30 һәм 31 декабрь көннәрендә 3 сеанс белән үтә торган бал-маскарад. Моны бөтен якташлар көтеп ала, шау-гөр килеп үтә. Хәзер ул бик озак еллар бара. Аны тамашачылар «Голубой огонек»ны көтеп алган кебек зарыгып көтә. Ә гыйнварда районкүләм Кыш бабай призына төрледән-төрле ярышлар һәм бәйгеләр дәвам итә.

Мартларда гына, чаңгы сезоны беткәч, Кыш бабай китә. Шуңа күрә, 2 айга якын Кыш бабай булып йөрергә туры килә. Менә шул кыскача гына. 2 айга якын Кыш бабайның хезмәт юлы.

Сорауга җавап биреп, шуны билгелисем килә: халыкка, бала-чагаларга бәйрәм рухы бүләк итү – кыен түгел! Авыр түгел!

Гомумән, Актанышта Мусиннар гаиләсе, дигән сүз яңгырый икән – һәрвакыт алда әйтеләсе фикер мәдәнияткә бәйле булачагы көн шикелле ачык.

Робсон ага:

Мин үзем 1966 елда Алабуга мәдәни-агарту училищесын тәмамлап кайткан идем. Хор бүлеген тәмамладым. Шуннан бирле Актаныш район мәдәният йортында хор җитәкчесемен. Шулай ук шул елны, 1966да, безнең халык җыр һәм бию ансамбле барлыкка килде. Шул ук елны без Казанга килдек, безне телевидениегә төшерделәр. Сәнгать җитәкчесе, дирижеры булдым. Хәзер исә халык җыр һәм бию ансамбле – «Агыйдел» дәүләт ансамбленә әйләнде. Хәзер дә без башлаган эшләрне бик матур һәм уңышлы дәвам итәләр.

Рөстәм абый:

Чын дөресен әйткәндә, минем профессиям – Актаныш технология техникумында укытучымын. Тик шулай да, безнең мәктәптә укыганда ук, шау-гөр килеп, мәдәният белән уку үрелде. Мөгаллимнәребез шундый шәп кешеләр иде. Мәрхүм Рим абыйны искә аласым килә. Ул безнең бик көчле кинорежиссер иде. Киноларга да төштек без. Үзебезнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Рәйсәлә Гависовна – театр белән башлап җибәреп, әкренләп, сәхнә тормышына кереп киттек. Музыка мәктәбенең хореография сыйныфында да укыдык бит инде. Һәм әти клубта эшләгәч, гел клуб тирәсендә буталып йөреп үстек. Туганнан бирле мәдәнияткә кереп киткәнбездер. Алай туктап торган юк.

***

Әйтергә кирәк, райондашларына эш-гамәлләре белән үрнәк булып яшәгән Мусиннар гаиләсе турында бик озак һәм дә инде озын итеп язу мөмкин булыр иде. Алар – гаиләләре белән мәдәниятебезгә, сәнгатебезгә гашыйк вә мөкиббән җаннар. Робсон аганың улы гына түгел, кызы Миләүшә ханым да – районның иң талантлы хореографларының берсе. Җыр һәм бию ансамблендә дә биегән, балетмейстер да булган Миләүшә Робсон кызы хәзерге көндә Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатында эшли. Биредә балалар белән төрле матур биюләр куя. Робсон абыйның бертуган абыйсы Джон Мусин – Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре. Актаныш балалар музыка мәктәбенә бик ерак Сибай шәһәреннән үк кайткан ул. Балаларга җыр дәресләре укыта. Аның 2 улы да сәнгать мәктәбендә эшлиләр һәм өченче улы Уфа каласында хормейстер вазыйфасында хезмәт куя.

2025 елга нинди теләкләрегез бар соң, Кыш бабайлар?

Яңгыраган изге теләкләр барысы да кабул булсын, юраганнар юш килсен, хөрмәтле «Интертат» укучылары! Бәйрәм белән барыгызны да, Яңа ел белән! Теләкләрнең иң мөһиме – барыгызга да исән-сау, сәламәт-таза булырга язсын. Шул чакта гына уңышлар яулана, зур үрләр буйсындырыла, җиңүләр килә. Җиңү дигәннән, быел махсус хәрби операция Җиңү белән тәмамланыр, дип телибез. Ил сагындагы ир-егетләрегез куелган бурычларны намуслы үтәп, исән-сау җиңү яулап кайтып сөендерерләр, Аллаһы боерса!

Читайте на 123ru.net