Әлфия Хәбибуллина Яңа ел концертында чыгыш ясаган артистларны танымаган

Танылган алып баручы Әлфия Хәбибуллина татарча Яңа ел концертында чыгыш ясаган артистларны танымаган.

«5 гыйнварда «ТНВ» телеканалыннан Яңа ел концертын карадым бит әле. Мин картайдыммы, 70 процент җырчыны танымадым… Исемнәрен укыйм, хет берсе истә калсын.

Сездә нинди фикерләр? Таныдыгызмы барысын да? Иң кызыгы, яңа исемнәр хәтерегездә калдымы?» – дип сораган ул язылучыларыннан.

Татарстанның халык артисты Алинә Шәрипҗанова калдырган комментарий аша ни өчен бөтен кеше карый торган Яңа ел кичәсендә таныш булмаган артистлар да күп булуы аңлашыла.

«Мин, мәсәлән, түләмәдем! Шуңа бармадым. Беркайчан да андый хәл юк иде. Ел саен «ТНВ»га болай (бушлай) чакырдылар. Менә сиңа мә! Яңа ел белән, Әлфия апа», – дип язып калдырган ул бу пост янында.

«Сине халык белә һәм ярата. Син аңа мохтаҗ түгел», – дип тынычландырырга ашыккан аны Әлфия Хәбибуллина.

Ә сез Яңа ел концертында җырлаган артистларның барысын да таныдыгызмы?

Читайте на 123ru.net