Психик авырулар өчен интернатта күргәннәрем: «Монда яшәүчеләр барысы да ялгыз түгел...»

«Маңгайга язылган язмышны күрмичә, адәм баласы гүргә керми», «Язмыштан узмыш юк», – дип сөйлиләр, җырларда җырлыйлар. Ә кемнәрдер, киресенчә, язмышны инкяр итеп: «Һәр кеше үз киләчәген үзе төзи. Язмыш ул – үзебез аңлы рәвештә атлап барган юл, тормыш сызыгы гына. Язмышыбызны үзебез язабыз, аның сыйфаты үзебез башкарган эш-гамәлләргә бәйле», – диләр. Шулай икән, нигә кемнәрдер туганнан бирле әти-әнисе кочагында иркәләү-наз тоеп, ә кемнәрдер ятим калып балалар йортларында үсә, нигә кемдер кечкенәдән дәвалап булмаслык авыруларга дучар, үз аяклары белән атлап йөрүдән, күрүдән, сөйләшүдән мәхрүм?

Өлкәннәр һәм инвалидлар республика интернат-йортының Воткинск психоневрология филиалына баргач, болар турында гына түгел, биредә каршыга очраган тәрбияләнүчеләрнең күз карашларын күреп, җаным әрнеде. Нинди дә булса игътибар, аралашу көтеп мөлдерәп күзгә караган кызлар, егетләр, чәчләренә чаллар керсә дә, уйлары, фикер йөртүләре белән сабый хөкемендә булган өлкән апалар, бер сөйләшеп, аралашып калу өчен әллә кайдан килеп чыгып, җил тизлегендә арттан куып җиткән инвалид коляскасында хәрәкәт итүчеләр... Аларны күргәч, тормышта үзем белгән бер гаиләнең ачы язмышы күз алдыннан узды. Ике балалары да тумыштан инвалид булып, бөтен көчләрен аларны тәрбияләүгә бирделәр, күз карасыдай сакладылар. Ә яшьләре олыгаеп, балаларны карарга көчләре беткәч, башка чара калмагач, аларны приютка бирү соравы туды. Шул чакта аларның өзгәләнүен сүзләр белән аңлатып бирерлек түгел. Туганнан бирле караган газиз балалары бит. Шуңа күрә, интернатка атлап үткәч, «монда тәрбияләнүчеләрнең һәммәсе – кемнеңдер газиз баласы бит» дигән уй үтте. Иң беренче соравым да үзеннән-үзе бирелде: «Бирегә кешеләр нинди сәбәпләр белән эләгә?»

Минем сорауларыма әлеге интернатның мөдире Гөлназ Әсхәт кызы Чиркова җавап бирде: «Төрле сәбәпләр булырга мөмкин. Кемдер балалар йортларыннан күчә, 18 яшьләре тулган инвалид балаларны бирегә урнаштыралар. Бу – хастаханә түгел, ә кешеләрнең даими яши торган урыны. Бездә 40, 50 ел дәвамында гомер итүчеләр бар. 1974 елга кадәр безнең интернат гомум типтагы учреждение булган, хәзер ул – 2 корпустан торган психоневрологик интернат. Биредә барысы да – инвалидлыгы булган кешеләр.

Удмуртиядә мондый учреждениеларның саны – 9. Шуларның икесе – домуми типтагы, җидесе психоневрологик интернат булып санала. Тәрбиялүнүчеләрне, туганнарына килеп йөрергә уңайлы булсын өчен, аларга якынрак интернатка урнаштырырга тырышалар. Монда яшәүчеләр барысы да ялгыз түгел, күпләренең туганнары, әти-әниләре бар. Карарга мөмкинлекләре булмаганнан, көчләреннән килмәгәнлектән монда бирәләр. Әйтик, сәламәтлеккә туймаган балаларын тыңлата алмыйлар, тыярга көчләре җитми.

Воткинск интернаты – Удмуртиядәге интернатларның иң зуры: биредә 520 социаль хезмәт алучы яши. Һәм 240 хезмәткәр социаль тернәкләндерү белән шөгыльләнәләр. Гомуми профильле бүлектә – 325, тернәкләндерү бүлегендә – 100, мәрхәмәтлелек бүлегендә 75 кеше тәрбияләнә. 36 кеше – коляска белән хәрәкәтләнүче, 75 кеше – тулысынча урын өстендә ятучылар. Соңгылары – күпчелек юл һәлакәтендә, нинди дә булса афәттә имгәнгән кешеләр.

Тәрбияләнүчеләрнең күпчелеге үз эш-гамәлләренә хисап бирмиләр, тулысынча карауга мохтаҗ. Алар акча белән эш итә белмиләр, кибеткә барып ризык алу, фатир өчен түләү кебек көнкүреш мәсьәләләрен хәл итә алмыйлар. Әгәр эшкә сәләтлеләр булса, без андыйларны максималь рәвештә тормышка яраклаштырырга тырышабыз. Алар белән зур эш алып барыла, урамга кеше арасына чыгып йөриләр.

Безнең реабилитация бүлегендә «реаль тормышта» яшәргә өйрәтү мөмкинлеге тудырылган. Бу бүлектә кухня, көнкүреш бүлмәләре уңайлы итеп җиһазландырылган; тәрбияләнүчеләр социаль хезмәткәрләр ярдәмендә үзләре азык-төлек сатып алалар һәм әзерлиләр. Аларны төрле халыкларның кухнясы белән таныштырабыз, акчаны дөрес тотарга өйрәтәбез.

Тәрбияләнүчеләрнең 90ы эшкә сәләтле (аларның 9ы – безнең интернатта җыештыручы, лифтчы, ярдәмче эшчеләр булып эшкә урнаштырылган). Әгәр дә кеше үз аңында һәм хезмәт итәргә теләге бар икән, аңа гадәти тормышка чыгарга ярдәм итәрбез. «Җиңү тәрәзәләре», «Хәтер шәме», «Солдатка оекбашлар» кебек төрле акцияләрдә алар бик теләп катнашалар, сугышчыларга җылы оекбашлар бәйлиләр, һәм без алардан посылкалар туплап, СВОга җибәрәбез.

Безнең интернат янында бакчабыз һәм теплицалар бар, анда теләгән һәркем эшли ала. Хезмәт – көчле реабилитация чарасы бит ул.

Нинди генә чара уздырсаң да, бик теләп катнашучылар бар. Шул исәптән иҗади тормыштан да читтә калмыйлар: рәсем ясыйлар, ябыштыралар, төрле картиналар иҗат итәләр, төрле кул эшләре белән шөгыльләнәләр. Аларның иҗат җимешләрен бәйгеләргә юллыйбыз, Удмуртиядә узган төрле күргәзмәләргә бирәбез. Бүгенге көндә алар мәрхәмәт бүлеген бизәп торалар. Биредә яшәүчеләр, сокланып, ул эшләрне карыйлар. Интернат диварларын бизәп, тәрәзәләргә матур челтәрләр элеп, өй шартларындагы җылылыкны, уңайлыкны тудырырга тырышабыз.

Үзебезнең «Очрашуга адым» дип аталган интернат эчендәге волонтерлык отрядын оештырдык: тернәкләндерү бүлегендә тәрбияләнүчеләр калганнарга күңел ачу чаралары оештыралар. Коляскадагы кешеләрне саф һава суларга, пикникларга алып чыгалар. Бергәләп, табигать кочагында мангалда сосискалар кыздырабыз. Шулай итеп, үзебездә тәрбияләнүчеләр өчен дөньяны аз булса да киңәйтергә, аларны бүлмәләреннән чыгарырга тырышабыз. Төрле оешмаларга мөрәҗәгать итеп, алар ярдәмендә күңел ачу чаралары – солдат кухнясы, мотоциклларда йөрүне (мототерапия), Ижауга сәяхәтләр оештырабыз, зоопаркка, циркка, Чайковскийдагы аттракционнар паркына алып барабыз, «Биибез! » фестивалендә катнаштырабыз. Интернатта тормыш кайнап торсын өчен тырышабыз.

Бәйрәмнәр бик күп уза. Чөнки тәрбияләнүчеләребез аларны бик яраталар, көтеп алалар. Тәрбияләнүчеләр арасында үзебезнең спортчыларыбыз, шашка уйнаучыларыбыз, артистларыбыз, кул осталарыбыз бар. Үзләренең нинди дә булса әһәмияткә ия булуларын тоеп, алар ихластан сөенәләр.

Интернатта табиблар бармы? Тәрбияләнүчеләр чирләп китсәләр, ничек ярдәм күрсәтелә?

Табиблардан терапевт кына. Әгәр чирләп китсәләр, өйдәге сыман ук, «ашыгыч ярдәм» табиб чакырабыз. Ел саен план буенча тикшерү узарга алып барабыз, кирәк булган чакта дәвалыйбыз, тешләрен каратабыз. Алына торган протез тешләре булса, вакытында саламы, юалармы, тикшереп торабыз. Күзләрен тикшерүгә килгәндә, «Старость в радость» дип аталган Мәскәү фонды белән хезмәттәшлек итәбез. Фонд, без һәм «Линзочки» оптикасы - өч катлы килешү төзеп, тәрбияләнүчеләребезнең күзләрен даими каратып торабыз. Бу фонд аларны күзлекләр белән тәэмин итә.

Гөлназ ханым, үзегез турында да сөйләп үтегез әле. Бу өлкәгә ничек килдегез?

«Очраклы» дип әйтә алыр идем. Әйтерсең лә язмыш мине ничә еллар буе нәкъ менә шушы эштә, шушы гөнаһсыз кешеләргә ярдәм итү өчен, төрле урау юллар буйлап йөртеп, тәҗрибә тупларга ярдәм иткән. Минем беренче медицина белемем – гомуми практика фельдшеры, балачакта табиб булырга хыялландым. Әмма үземә гел тәнкыйть күзлегеннән караганга күрә, соңгы курста укыганда шик туды. «Берәрсенә дөрес диагноз куймыйча зыян китерсәм» кебек уйлар алга таба югары белем алу теләгеннән туктатты. Кешеләр белән эшләргә яраткач, беренче һөнәремә якынрак булган белгечлек сайладым – Мәскәү психология-социаль институтына читтән торып укырга кердем.

Икенче курста укыганда, Воткинскидагы балигъ булмаган балалар өчен социаль приютта эшли башладым. Анда 8 ел психолог булып эшләдем. Кияүгә чыгып, гаилә коргач, торак өчен ипотека алгач, аны түләү өчен акча җитми башлады. Шуңа күрә бу эшемнән китеп, төзелеш материаллары кибетендә сатучыдан булып урнаштым. Бу – бөтенләй минем һөнәр юнәлеше булмаса да, 5 ел эшләргә туры килде. Анда гади сатучыдан кибет мөдире булып күтәрелдем. Алган һөнәрем буенча кешеләр белән эшләргә тиешлегемне аңлап, кибеттән киттем һәм район, аннары шәһәр хакимиятендә хезмәт куйдым. Ул балаларны сәламәтләндерү, шәһәр чите лагерьлары, инвалидларны техник чаралар белән тәэмин итү, сугыш һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннары, Чернобльдә булучылар, донорлар, күпбалалы гаиләләр, юл йөрү ташламалары, кыскасы, ташламалары булган бар төр гражданнар минем аша узды. 2019 елда Воткинск психоневрологик интернатында эшләргә тәкъдим иттеләр. Аңа кадәр мондый зур коллектив белән җитәкчелек иткәнем булмагач, мондый зур йөкне үз җилкәмә алу нинди җаваплылык таләп итәчәген аңламадым. Бу мәсьәләдә миңа кайчандыр төзелеш кибетендә эшләү тәҗрибәсе дә бик кирәк булды, чөнки хуҗалык эшләре булгач, әле монысы әле тегесе ватылып, сафтан чыгып кына тора. Ә краннар миңа таныш, бик җиңел генә арматура да сайлыйм, торбаларның нинди диаметрлысы кирәген дә ачыклыйм. Шуңа күрә үз вазифама бик җиңел кереп киттем. Психологка булуым да ярдәм итә. Медицина белемем дә вакыт-вакыт кирәк була. Ә социаль ташламалар, законнарны белүем турында әйтеп тә торасы түгел.

Кем белән идарә итү авыррак: коллектив беләнме, әллә биредә тәрбияләнүчеләр беләнме?

Биредә 280 тәрбияче эшли. Һичшиксез, коллектив белән идарә итү авыррак. Ә ничек җитәкчелек итүемнең сыйфатына тәрбияләнүчеләрнең тормышы, көнкүреше бәйле. Бу – алар язмышы һәм Аллаһ каршында зур җаваплылык!

Безнең тармакка еш кына хезмәтнең аерым шартлары (зарарлылык, график, хезмәт хакы әйбәт булу) белән кызыксынучы кешеләр килә. Әмма, кагыйдә буларак, мондый мотивация генә аларны бездә тотып кала алмый, андыйлар озак эшли алмыйлар. Кызгана, ярата белүче, хәтта бик кыен вакытларда да зур йөрәкле, кешелекле булып калучыларга гына биредә эшли ала. Дүрт ел ярым эшләү дәверендә минем белән бергә атларга әзер булучы коллектив тупланды, дип уйлыйм.

Биредә тәрбияләнүчеләргә аерым игътибар, тәрбия, мәхәббәт кирәк. Кайчакта алар көйсезләнеп, бездә эшләү гаять зур тормыш энергиясе, психологик тотрыклылык, хезмәт сөючәнлек таләп итә.

Хезмәткәрләремә мин бик еш: «Сез биредә яшәүчеләрне үз туганнарыгыз кебек яратырга тиеш. Беренчедән, алар булганга, сезнең эш урыныгыз бар, хезмәт хакы аласыз. Икенчедән, алар урынына үз якын кешеләрегезне куеп карагыз. Сез идән юуучы икән, биредә сез идән юучы гына түгел. Өйдә бит сез өй җыештырганда, идән юганда, якыннарыгыз белән аралашасыз. Шуңа күрә монда да кемнеңдер бүлмәсенә керәсез икән, алар белән ягымлы итеп сөйләшегез, аларны тыңлагыз, хәлләрен сорашыгыз», – дим.

Әлбәттә, монда түземлек, уртак тел табу, тәрбияләнүчеләр белән килешә белү таләп ителә. Кайсына 25 тапкыр әйтеп тә, аңламаска мөмкиннәр. Кызып китү очраклары да була, бер-берсе белән дә нидер бүлешә алмыйча, эләгешеп китәргә дә мөмкиннәр. Бер дә юкка гына зарарлылык өчен түләнми бит монда эшләгән хезмәткәрләргә.

«Бүрәнәнең юан башы» күпчелек очракта җитәкчегә төшә. Сез бит – хатын-кыз, матур тормыш, гүзәллек өчен яратылган. Кайчакта барлык бетмәс-төкәнмәс мәсьәләләргә кул селтәп, үзегез өчен яшисегез килгән чаклар булмыймы?

Тормышта барысы да чагыштырмача. Нык нигезле, мәңге булып тоелган әйберләр сәгатендә-минутында җимерелеп төшергә дә, киресенчә дә булырга мөмкин. Мин үз балаларыма бик еш: «Җәяү йөрисеңме, кыйммәтле машинадамы, син, иң беренче чиратта, бу тормышта кеше булып калырга тиешсең», – дип, исләренә төшереп торам. «Әйләнә-тирәдәгеләрне рәнҗетмә, кешегә булдыра алган кадәр ярдәм ит, изгелек эшлә. Тормышта кеше җаныннан, мөнәсәбәтеннән дә кадерлесе юк», – дим. Мине әти-әниләр шулай тәрбияләделәр. Кешеләргә файдам тиеп, кирәкле булып яшим икән, мин канәгать.

Шулай да, эштән арыган, күңел төшкән вакытларыгыз да буладыр. Яңа көч-куәт тупларга нәрсә ярдәм итә?

Гаиләбез белән авылда җир алып, йорт төзедек, бакчабыз бар. Арган, башым проблемалар белән тулган чакларымда, мине бакча коткара. Анда казынганда, тискәре энергетика җиргә китә. Үзем психолог буларак яхшы аңлыйм, барысын да йөрәккә якын кабул итәргә ярамый. Ләкин эшеңә җиңел карасаң, проблемага башың белән чуммасаң, яхшы нәтиҗәгә ирешеп булмаячак. Хезмәткә чын күңел бирергә кирәк.

Гөлназ Әсхәт кызы белән интернат бүлмәләре, ашханәләрне карап йөрдек. Төрле спорт тренажерлары белән җиһазландырылган спорт залын, тегү машиналары тезелеп киткән остаханәдә, ремонттан соң шушы көннәрдә кулланышка тапшырылу алдында торган актлар залында булдык. Коридорга чыгу белән Гөлназ ханымны интернатта яшәүчеләр урап алды. «Кайчан инвалидлар бәйрәме була?», «Минем бүлмәдә җиһазларның урыннарын күчерергә буламы?» кебек төрледән-төрле сораулар яуды. Ә бер ханым: «Мин быел 80 пар оекбаш бәйләдем, без аны сугышчыларга җибәрдек. Алар миңа рәхмәт хаты язып җибәрделәр. Хәзер заказга бәйли башлыйм», – дип, сөенече белән бүлешергә ашыкты. Аннары ишеккә кадәр озата барды... Кич җитеп, караңгы төшеп килә иде инде. Интернат тәрәзәләрендә балкып утлар кабынды. Ул утлар нигәдер миңа биредә тәрбияләнүчеләрнең күз карашларын хәтерләтте. Ни сәбәпледер бүген үз туган йортларында кичне каршылый алмаган, җылы карашны да, игътибарны да сорап алырга мәҗбүр булган интернат кешеләренең мөлдерәп караган күз карашларын...

Читайте на 123ru.net