Коточкыч авариядә Түбән Кама районындагы авыл башлыгы һәм аның йөртүчесе үлгән

Түбән Кама районында авариядә 2 кеше һәлак булган. Биредә внедорожник белән йөк машинасы бәрелешкән. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Chevrolet Niva коймага бәрелгән һәм каршы як полосага чыккан, аннары Sitrak йөк машинасына бәрелгән. Аның йөртүчесе дә, пассажиры да урында ук үлгән.

Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев телеграм-каналында язганча, Шереметьево авыл җирлеге башлыгы Владислав Никишин һәм аның йөртүчесе Анатолий Горбунов һәлак. Владислав Ивановичка 34 яшь, диелә әлеге хәбәрдә. Йөртүче Анатолий Юрьевич – зур тәҗрибәле профессионал иде, дип искә ала Беляев.

Радмир Беляев мәрхүмнәрнең якыннарының кайгысын уртаклашкан.

Фото: © https://t.me/radmirbelyaev

Читайте на сайте