«Зоопаркта кебек утырасың» – Линар Закиров «Давай, поженимся»ның «эчке кухня»сын ача

Журналист, татар блогеры, «Әйтче» телеграм- каналын алып баручы Линар Закиров, тамашачы буларак, төрле федераль телеканалларда чыга торган тапшыруларга йөри. Үзенең язылучыларына аларның «эчке кухня»сын күрсәтә.

Шушы көннәрдә генә Линар «Давай поженимся» тапшыруына барып кайткан. Анда катнашуының төп максаты – популяр алып баручы, яучы Роза Сябитованы интервьюга чакыру. Ләкин бу – җиңел генә эш булып чыкмаган. Ни өчен Роза Сябитованың чакыру хатын алмавы, тапшыруның ничек төшерелүе, 12 сәгать кул чабып утырганга күпме акча түләүләре хакында Линар үзенең телеграм-каналында бәян итә.

«Тапшырулар зур-зур ангарларда төшерелә»

Тапшыруның съемкалары узган атнаның якшәмбесендә узган.

Тамашачыларны билгеле бер урында җыялар, – ди Линар. – Мин тиешле урынга төгәл 10.30 сәгатьтә килеп җиттем. Анда табличка күтәргән бер кеше басып тора. Шуның янына килеп языласың да, күпмедер вакыт халык җыелганны көтеп торасың. Тапшыруда катнашырга тиешле тамашачылар җыелып беткәч, безне төшерү павильонына алып киттеләр. Бер 15 минутлап җәяү баргач, «завод» дип язылган, совет чорларындагы кебек бер зур территориягә килеп кердек.

Күп кеше, тапшыруларны «Останкино»да яздыралар, дип уйлыйдыр. Ләкин бу – алай түгел. Күпчелек тапшырулар Мәскәүнең төрле урыннарында, зур-зур ангарларда төшерелә. Алар тышкы яктан матур да булып күренмәскә мөмкин, ләкин ишеген ачып керүгә, бөтен ил, миллионлаган кеше карый торган тапшыруларның студиясенә килеп эләгәсең, –ди Линар.

Барлык куркынычсызлык таләпләрен үтәп, сумкаларын, кесәләрен тикшерткәннән соң, тамашачылар эчкә үткәннәр. Блогер сүзләренчә, аларны әлеге павильонга 2 кеше алып килгән, ә эчтә 3 кеше каршы алган. Әлбәттә инде, документлар тутырусыз да булмаган.

– Анда синең хокукларың, хокуклардан бигрәк таләпләр язылган. Ягъни тапшыру барышында нәрсә эшләргә ярый һәм ярамый, – дип аңлата моны блогер.

«Роза Сябитова дога кылып, «әппәр» итте»

10.30 сәгатькә очрашу урынына килгән тамашачылар студиянең үзенә 12.00 сәгать тирәсендә генә эләгә алганнар.

Башта кара коридор буйлап атлап барасың. Барганда, кияү яки кәләшләр утыра торган бүлмәләр яныннан үтәсең.

30лап кеше идек, һәм безнең белән 3 белгеч эшләде. Тамашачыларны утыртып бетергәнче дә шактый вакыт үтә әле. Чөнки безне киемебез төсенә, буебызга карап, туры килерлек итеп утырттылар. Почмакка утыртылганнар да булды. Барлыгы 4 тапшыру яздырдык. Әнә шул кешеләр 4 тапшыру буена да әлеге почмактан төшмәделәр. Алар ниндирәк кешеләр иде, дип кызыксынырсыз. Бу тапшырулар өчен төп шарт – төсле киемнәрдән киенеп килү иде. Ләкин кайбер кешеләр моңа әһәмият бирмичә, кара, көрән төстәге киемнәрдән иде. Почмакта менә шулар утырды. Аннан бер кыз бик зур гәүдәле иде. Аны да аска төшермәделәр. Иң күренә торган урында ябык, ачык төстәге киемнән килгән кызлар утырды. Тамашачылар, нигездә, хатын-кызлар иде, ир-атлар 5-6 кеше генә булганбыздыр. Иң күренә торган урынга ирләрдән мине генә утырттылар, – ди Линар. Аның әйтүенчә, кадрларга керә торган иң күренә торган урыннар – кияү егете һәм кәләшләр артындагы урындыкларда.

Линар Закиров сүзләренчә, тапшыру барышында тамашачы булып эшләүчеләргә карата таләпләр дә бар икән. Шуңа күрә, бардың да кул чабып тик утырдың, дип уйламагыз. Мәсәлән, алып баручыларны сәламләү, ягъни кул чабуларның да төрләре бар һәм аларны истә калдырырга кирәк.

Бер тапшыру якынча 2 сәгать төшерелә. Иң беренче булып студиягә Роза Сябитова чыга. Ул папкасындагы анкеталарны өйрәнә торган арада, Лариса Гузеева күренә. Ул чыккан вакытта тамашачылар кул чабарга һәм «о-о-о-о» дип кычкырырга тиеш. Ул урынына барып баскач та кул чабуыбызны дәвам итәбез, ләкин «о-о-о-о» диюдән туктыйбыз. Лариса Гузеева барысын да сәламләп, урынына барып утырганчы, без бертуктамый кул чабабыз.

Тагын бер нәрсәгә игътибар иттем. Тапшыруны яздыра башлар алдыннан Роза Сябитова дога кылып, «әппәр» итте. Нинди догалар укыгандыр, белмим. Ә Лариса Гузеева исә куллары белән хәрәкәтләр ясап алды. Шуннан соң студиягә кияүләр һәм кәләшләр чыга башлады, – ди Линар тапшыруның кереш өлешләре хакында.

Беренче тапшыруны төшергәч, тамашачыларны 20 минутка ял итәргә чыгарганнар. Бу 20 минутта һәркем үз эше белән шөгыльләнә. Аннан соң яңадан чакырып алалар.

«Роза ханым шундый җирәнгеч караш ташлады»

Линар Закировның тапшыруга баруының максаты башкалардан үзгә иде. Ул үзенең видеоларында телеэкраннар йолдызы белән бик үк уңышлы килеп чыкмаган беренче аралашуы хакында да бик кызык итеп сөйли.

Роза Сябитовага хатны икенче тапшыру башланыр алдыннан тапшырыргамы әллә, дип уйлаган идем. Карыйм, папкаларын актарып утыра, эше күп, кыскасы. Шуңа мин башка җайлырак вакытны көтәргә булдым.

Ул арада Лариса Гузеева да килеп чыкты. Кулында – кечкенә генә декоратив эт. Әлеге эт тапшыру буе аның янәшәсендә утырды. Гузеевага сөйләргә ирек бирмичә, чинап та алгалады. Мин Гузееваның үз этен бик яратканын белә идем. Ләкин шул дәрәҗәдә үк түгел бит инде. Күкрәк баласы белән дә алай итеп утырмыйлар. Аның кебек бөек кешеләргә барысы да рөхсәт ителә, күрәсең. Икенче яктан карасаң, игътибарны җәлеп итә торган әйбер ул. Башта сәер тоелса да, ахырга таба мин дә ул эткә ияләндем.

Икенче тапшырудан соң Роза Сябитованың чыгып барган вакытын хатны тапшыру өчен иң уңайлысы дип таптым. Тамашачылар арасыннан сикереп төштем дә нәкъ каршысына килеп бастым. Бу аптырап китте инде, – ди Линар. «Роза Раифовна, исәнмесез. Мин – Линар исемле татар блогеры. Сезнең электрон почтага язган идем инде. Ләкин шушы хатны шәхсән тапшыру өчен, тапшыруга тамашачы булып килдем. Сезнең белән әңгәмә әзерлисем килә, аны бик күп кеше көтә», – дигәч, Роза ханым миңа шундый җирәнгеч караш ташлады…

Ул арада яныма тамашачылар өчен җаваплы булган Изабель исемле ханым килеп, җиңемнән тарта башлады. Янәсе, алып баручыларга алай якын килергә ярамый. Роза Сябитова исә миңа: «Сез минем директорга мөрәҗәгать итегез. Һәм… мин бары тик гонорарга гына киләм!» – диде. Бу Изабель дигән ханым мине читкәрәк алып: «Син нәрсә эшлисең, тамашачыларга алып баручылар янына килергә ярамый. Тагын бер тапкыр шулай эшләсәң, сине сакчылар белән чыгарачаклар», – дип ачулана башлады. Миңа исә, мин алай эшләргә ярамаганны белмәдем бит, дип, башымны юләргә салырга туры килде.

Тәнәфескә чыккач, минем белән утырган тамашачылар сораулар яудыра башлады. «Ул хатта нәрсә бар, ни өчен алай эшләдең?» – диләр. Администраторлардан гафу үтенергә куштылар. «Синең шулай сикереп чыгуың һәм алып баручы янына килүең аркасында администраторларга эләгәчәк», – диделәр. Күрәсең, барлык таләпләрне дә беләләр, тәҗрибәле кешеләр.

Урамга һава суларга чыккач, Изабель янына барып гафу үтендем. Минем федераль дәрәҗәдәге йолдызлар белән аралашу тәҗрибәм юк бит, авылча, гади генә итеп, хатны үз кулына тапшырырмын, дип уйладым. Бәлки, йөрәге эреп китәр дип, татарча исәнләштем. Ләкин берсе дә мин уйлаганча булмады. Шул Изабель: «Үзең беләсең, дөньяда нинди вазгыять. Кемнең башында нинди уй икәнлеген белеп булмый», – диде. Чыннан да, кем белә, бәлки, мин Сябитованың чыраена берне бирергә дип чыкканмындыр? Акыл ягыннан тайпылышы булган кешеләр дә бар бит. Минем кинәт сикереп чыгуым оештыручыларны бик куркыткан булып чыкты.

«Лариса Гузеева бик каты сүгенә икән»

Шушы адымыма карамастан, мине чираттагы тапшыруда барыбер иң күренә торган җиргә утырттылар. Дөрес, тапшыру барышында алып баручылар тамашачыларга игътибар итми. Анда массовканы кешегә санамыйлар. Массовкада, гадәттә, гади генә кешеләр, алар, күрәсең, шулай итеп акча эшли. Шунысы да кызык: популяр алып баручылар синнән 5 метр ераклыкта гына утыралар, әмма син аларга якын килә алмыйсың, ерактан гына сокланасың. Ягъни, син тапшыруда зоопарктагы кебек утырасың.

Тагын бер нәрсә игътибарымны җәлеп итте. Лариса Гузеева бик каты сүгенә икән. Аның тапшырудагы сүгенгән фрагментлары социаль челтәрләрдә дә йөри. Моңа үзем дә инандым, сүгенгәнен ишеттем. Әлбәттә, ул моментлар берсе дә эфирга керми, аларны кисеп аталар. Күрәсең, кеше шул рәвешле үзенең эмоцияләрен чыгара, – ди ул.

«Күңел бер тамчы да кайтмады»

Хуш, инде Линарга шушы студиядә уздырган көн өчен күпме акча түләүләренә күчик.

Без оештыручылар белән 10.30 сәгатьтә метрода күрештек, съемкалар 23.00 сәгатьтә бетәргә тиеш иде. Ләкин, бәхетебезгә, алар 1 сәгатькә иртәрәк тәмамланды. Безгә шушы вакыт өчен 1500 сум акча түләделәр, – ди Линар.

Аның сүзләренчә, башка федераль телеканалларда чыга торган тапшырулар белән чагыштырганда, бу – аз түгел.

Минем Андрей Малахов тапшыруларында да, Елена Малышева тапшыруында да булганым бар. Малышевада 4 сәгать утырган өчен 1 мең сум түләгәннәр иде. Тик анда бер дә рәхәт атмосфера түгел. Малышева тамашачыларга тискәре мөнәсәбәттә, теләсә нәрсә әйтергә дә мөмкин. Ә «Давай, поженимся» тапшыруында геройлары да кызык, тапшыруны каравы да рәхәт, беркем беркемне кимсетми, кыерсытмый. Миңа тапшыруларның барысы да бик ошады, – дип сөйләде Линар.

«Интертат» Линар Закировтан: «Бу вакыйгадан соң Роза Сябитовадан күңелегез кайтмадымы соң? Аның белән әңгәмә эшләү теләге әле дә бармы?» – дип сорады.

Юк, күңел бер тамчы да кайтмады. Һәр нәрсәнең үз тәртибе булган шикелле, шундый зур йолдызлар белән элемтәгә керүнең билгеле бер форматлары бардыр. Ә мин шушы системадан тайпылып, үземчә эшләп карарга булдым. Ятып калганчы, атып кал, диләр бит. «Ату»ның башка формаларын уйлыйсы булыр. Безне журфакта болай дип өйрәттеләр: «Ишектән кертмәсәләр, тәрәзәдән кер, тәрәзәдән кертмәсәләр, морҗадан кер». Менә хәзер морҗаны эзләүгә керешәм, – ди ул.

Әлбәттә, Роза Сябитова күтәрә алмаслык суммалар сорамаган очракта! «Гонорарга гына киләм», – дигән бит!

Блогер тапшыруга кияү егете статусында барып кайтуга да каршы булмавын белдерде. «Тик, әлбәттә, кызык-мызык өчен генә, җитди рәвештә кабул итмим», – диде ул.

Читайте на сайте