Җиңел машина 150 метр биеклектәге кыядан очып төшкән

Тыва Республикасында Toyota RAV4 кроссоверы 150 метр биеклектән чокырга очып төшкән. Инцидент 7 декабрьдә Пий-хем районында, Р-257 «Ениисей» федераль трассасының 771 нче километрында булган. Бу хакта «Российская газета» яза.

Toyota юл кырыендагы тимер киртәне ватып, тау битеннән аска тәгәрәгән һәм әйләнеп капланган, дип белдерәләр Эчке эшләр министрлыгының төбәк Баш идарәсендә.

Коткаручыларга, машина эчендәге кешеләрне чыгару өчен, автомобильне юлга тартып чыгарырга, моның өчен альпинист коралларын кулланырга туры килгән.

Машина белән 45 яшьлек хатын-кыз идарә иткән, алдагы утыргычта аның абыйсы булган. Аларның икесен дә иминлек каешлары коткарып калган. Ә арткы утыргычта булган пенсионер әниләре умыртка сөяге һәм берничә кабыргасы сынып, хастаханәгә озатылган. Ул авыр хәлдә Республика хастаханәсе реанимация бүлегенә салынган. Хатын-кыз иминлек каешын эләктермәгән булган, диелә хәбәрдә.

Читайте на сайте