Казанда ир-ат улының күз алдында хатынын пычак кадап үтергән
Бүген Казанның «Светлая долина» торак комплексында фаҗига булды. 37 яшьлек исерек ир-ат хатынына берничә тапкыр пычак кадаган. Пар ачуланышкан булган. Алган җәрәхәтләрдән хатын-кыз үлгән. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итте.
Бу – ир белән хатынның 2022 елда туган кечкенә баласының күз алдында булган. Малайны хастаханәгә китергәннәр, аның гомеренә куркыныч янамый.
Хәзерге вакытта хокук саклау органнары булган хәлнең шартларын тикшерә.