Табиб: «Балаларга көненә 3 тапкыр гына ашау җитми»

Чаллы шәһәренең 3 нче балалар хастаханәсе гастроэнтерологы Гөлнара Мәкъсутова балаларда артык авырлык, гастрит булдырмау һәм дөрес туклану тәртибе өчен киңәшләр бирде. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы яза.

Балаларны гастроэнтерологка нинди проблемалар белән ешрак алып киләләр?

Яшүсмерләр ешрак гастрит булганда килә. Симерү һәм артык авырлыгы булган үсмерләр күбәйде, бу – рациональ булмаган туклануга һәм хәрәкәт аз булуга бәйле, бөтенесе дә спорт белән шөгыльләнми. Туклануда углеводлар, камыр ризыклары, баллы тәм-томнар күп, адым саен пекарня, һәм балалар, мәктәптән кайтканда, һичшиксез шунда сугылып чыга.

Еш кына мәктәптә ашамыйлар, өйләренә ач килеш кайталар, аның каравы, төнгә ашап яталар, көндәлек режим нормалы түгел. Шушылар артык авырлык җыярга «булыша» да инде. Әгәр урта яшьләрдәге балаларны алсак, аларда үт куыгына, үт сыеклыгы тоткарлануга һәм куеруга бәйле проблемалар еш очрый, болар да нормасыз туклануга, рационда файдалы майлар җитмәүгә, углеводлар күп булуга бәйле.

Балаларның күбесендә туклану тәртибе юк, алар мәктәптә ярты көн буена озаклап ашамыйча торырга яки, киресенчә, гел нәрсәдер чәйнәп торырга мөмкин. Бу – ашказаны асты бизенә йөкләнеш, гел инсулин эшләнеп чыга. Күп бала иртәнге ашны ашамый, чөнки төнгә каршы ашап ята, ә төнлә ризык тиешенчә эшкәртелми. Иртән уңайсызлык сизелә, аппетит булмый.

Әгәр балада артык авырлык яки инде симерү булса нишләргә?

Симерү булган балаларны без эндокринолог белән бергә карыйбыз. Үсмерләрдә моның нәтиҗәсе тора-бара күренә, чөнки 12-13 яшьләрдә, күчеш чорында, тестостерон бүленеп чыга башлый, ә аның күләме – инсулин күтәрелүгә кире пропорциональ. Артык авырлык – һәрвакыт югары инсулин, инсулин резистентлыгы, шуның аркасында тестостерон бик нык төшә. Моны үсмерләрнең үз-үзләрен тотышына карап та аңлап була, бу очракта алар гел сүлпән, йокымсырап йөрергә, аз хәрәкәтләнергә мөмкин, аларга энергия җитми. Һәм мондый балаларга шундук спорт белән шөгыльләнә башларга түгел, ә көненә һичьюгы 10 мең адым йөри башларга киңәш итәбез.

Тестостерон артык авырлык проблемасы белән җитди шөгыльләнә башларга мәҗбүр итә. Иң мөһиме – туклану һәм хәрәкәт, ә бу – аларга бик авыр бирелә. Мин әти-әниләргә моны бөтен гаилә белән бергә эшләргә киңәш итәм, бала үзе генә боларны эшләмәячәк, ә гаиләдәге бөтен кеше дә дөрес һәм режимлы тукланса, бу – тормыш рәвешенә әйләнә һәм мотивация барлыкка килә. Әмма гаиләдә кем дә булса нормасыз ашый икән, үсмер моны күрә һәм тыелып кала алмый.

Ни сәбәпле балаларда гастрит килеп чыга?

Гастрит һәрвакытта да туклану аркасында гына түгел, яшәү рәвеше аркасында да була: нормасыз ашау, туклануда аксым җитмәү балаларда гастрит килеп чыгуга бик тәэсир итә. Чөнки ашказанында саклагыч лайла, беренче чиратта, аксымнан ясала. Әгәр аксым җитмәсә, саклагыч лайла аз була, өстәвенә, бала вакытында ашамый, мәктәптә стресс кичерә, ашказаны әчелеге сикерешләре була, һәм бу – лайлалы тышчаны ярсыта. Кайвакыт яшүсмерләр стресстан соң ашказаннарында яки уникилле эчәкләрендә җәрәхәт белән килә. Күптән түгел миндә 3 җәрәхәте булган үсмер дәваланды, бу – озакка сузылган стресс һәм нормасыз ашау аркасында килеп чыккан.

Балаларда паразитлар еш күзәтеләме?

Паразитозга игътибар бирергә кирәк, чөнки ул, анализларда ачыклануга караганда, күбрәк очрый. Без анализларда паразитозны сирәк ачыклыйбыз, әмма бу – паразитлар юк дигәнне аңлатмый. Шуңа күрә мин ярты елга бер мәртәбә профилактик дәвалану узарга киңәш итәм. Эчәклек сәламәт булган саен, матдәләр алмашы процессы һәм иммунитет та ныграк була. Балаларда паразитоз бар икән, ул шундук сизелә, тән тиресеннән аңларга була, аппетит төшә, дефецитлар, анемия барлыкка килә, ә паразитозга профилактик дәвалау узгач, хәтта витаминнар да яхшырак үзләштерелә.

Балага фаст-фудны никадәр еш ашатырга ярый?

Фаст-фудны бөтенләй ашатмау хәерлерәк. Бу – тулысынча дөрес ризык түгел. Бу – ашкайнату трактына бик зур йөкләнеш, аларның калорияләре бик югары була, һәм ул тәнгә май булып утыра. Бер карасаң, бургерда ит һәм күмәч кенә кебек, әмма бу кәтлит нәрсәдән ясалган, аның тышы шулкадәр нык кызган була, тәм көчәйткечләр дә бик күп салына.

Бала макарон һәм бәрәңге генә ашап ияләнгән булса нишләргә?

Туклану тәртибе гаиләдә формалаша. Бу очракларда без психолог та җәлеп итәбез, эволюция алымы белән ниндидер азык-төлек кертә башлыйбыз, әкренләп, рационны төрледән-төрле ризыклар белән баетабыз. Соңыннан витаминнар, нутрицевтиклар да өстибез, шулай итеп, баланың аппетиты барлыкка килә. Бу вакытта рационнан зарарлы ризыкларны алу һәм дөрес ризыкларга басым ясау мөһим.

Балалар туклануында нинди киңәшләрне үтәргә кирәк?

Балаларны һәр 4 сәгать саен ашату яхшы, әгәр ашау арасы озак икән, гастрит, үт сыекылыгы тоткарлыклары башлана. Бу – үсеп килә торган организм, һәм аңа, олы кеше кебек, көненә 3 тапкыр гына ашау җитми. Күбрәк су эчәргә кирәк, ә иртән җылы су эчү яхшы. Шуны истә тотыгыз: баланың туклануы гаиләсенең ничек туклануына бәйле, шуңа күрә әти-әни аңа үрнәк булырга тиеш.

Читайте на сайте