«Төп төс – кызыл»: Утлы Ат елын нинди образда каршы алырга?

2026 ел – Утлы Ат елы

Киләсе ел – Утлы Ат елы. Бу символ кызу энергияне, көч һәм дәртне белдерә. Шул сәбәпле Кадрия Ибраһимова бәйрәм киемнәрендә дә «ялкын» төсләренә өстенлек бирергә киңәш итте.

Фото: © Ясалма фәһем

Төп төс – кызыл. Шулай ук алсу, алтын, кызгылт-сары (оранжевый), бордо төсләрен кулланырга була. Табигатьтә очрый торган төсләрне дә сайлый аласыз.

Фото: © Ясалма фәһем, табигать төсләре

Бу – тулысынча бер төскә киенергә кирәк, дигән сүз түгел. Деталь, аксессуар, берәр киемегез, чәч бәйләмегездә бант булса да ярый, – дип аңлатты стилист.

Нинди тукымалар һәм аксессуарлар сайларга?

Яңа ел төнендә «балкып тору» өчен, стилист түбәндәге трендларга игътибар итәргә чакыра:

Яңа ел трендлары турында әйтеп киткәндә, ялтыр-йолтыр килә торган ташлар, пайеткалар куллана аласыз. Челтәр (кружево), бәрхет тукымаларын кия аласыз. Матур, актуаль татар аксессуарларын, күп-күп алтын бижутерияләр дә куллансагыз була, – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Өйдәге бәйрәм: Күлмәкме яисә пижамамы?

Бәйрәмне кайда үткәрүегезгә карап, киемне дә төрлечә сайларга мөмкин. Стилист күзәтүенчә, хәзерге вакытта ике юнәлеш популяр:

Классика: Кичке бәйрәм күлмәкләре.

Уңайлылык: Матур һәм күңелле пижамалар.

Ир-атлар өчен образлар

Ир-атларга образ сайлау бер карашка җиңелрәк тоелса да, биредә дә үз нечкәлекләре бар. Стилист түбәндәгеләрне киңәш итә:

Алар зәвыклы, уңайлы, стильле киемнәр яраталар. Монда инде кичке бәйрәм булса, аларга смокинг, костюм, пиджак кияргә мөмкин. Соры, көрән, аксыл, кара төсләр. Куе зәңгәрне кимәскә киңәш итәм. Ә инде дресс-код булмаса, уңайлы пуловер, поло белән кардиган һәм актуаль рубашка яисә свитер кияргә мөмкин.

Фото: © Кадрия Ибраһимова тәкъдим итте

Бәйрәм рухы үз кулыбызда

Яңа елны матур итеп киенеп, бизәнеп каршы алу – ул үзеңә һәм якыннарыңа бәйрәм рухы бүләк итү дигән сүз. Кадрия Ибраһимова билгеләп үткәнчә, Утлы Ат елы сезнең ялкыныгызны сизеп торса, ел буе сезгә ярдәм итәчәк.

Яңа еллар мөбарәк булсын! Сез инде бәйрәм образыгызны сайладыгызмы? Фикерләрегезне комментарийларда калдырыгыз!

Читайте на сайте