Яңа ел мунчасы: пар чыгару һәм чабыну серләре
Җиңел һәм йомшак пар – мунчада чын рәхәтлек алуның төп сере. Күп кенә мунча яратучылар парның артык авыр, тынчу булуын искәрткәне бардыр. Нәтиҗәдә, ял итү урынына, кеше түзеп булмаслык эсселек сизә башлый. Моны булдырмас өчен, парны ничек чыгарырга икәнен генә түгел, ә процессның физикасын һәм белгечләр киңәшләрен дә аңлау мөһим. Бу турыда киңәшләр сайтында язалар.
Белгечләр сүзләренчә, мунча керүчеләрнең иң зур хатасы — кызган ташларга артык еш һәм күп итеп су сибү. Дымлы пар барлыкка килә, ул турыдан-туры биткә «баса». Андый пар авыр, аның составында вак тамчылар бик күп. Шуңа ул буылу хисе тудыра, дип аңлата белгеч.
Пар җиңел булсын өчен, ташларның температурасын һәм берьюлы күпме су бирүегезне исәпкә алырга кирәк. Иң кулай ысул – парны йомшак, үлчәп бирү. Башта ташларны тотрыклы температурага кадәр яхшылап җылытыгыз, аннан соң гына аз-азлап су сибә башлагыз һәм пар бүлмәсендәге һаваның үзгәрешен күзәтегез.
«Җиңел пар сезгә җылы сулыш кебек тоелырга тиеш, тыгыз пәрдә сыман түгел. Ул лайлалы тышчаларга җиңелрәк тәэсир итә, бумый һәм мунчада озаграк, уңайсызлыксыз утырырга мөмкинлек бирә», – ди белгечләр.
Шуңа күрә ул боздай салкын түгел, бүлмә температурасындагы яки бераз җылы су кулланырга киңәш ителә.
Тагын бер мөһим фактор – һаваның хәрәкәте. Яхшы уйланылган мунчада һәрвакыт вентиляция каралган була: өстән – саф һава керә, астан – чыга. Нәкъ менә шушы баланс парның җиңеллеген тәэмин итә. Әгәр вентиляция ябылган булса, пар түшәм астында җыела, тыгызлана.
Пар бүлмәсендә үз-үзеңне тоту да зур әһәмияткә ия. Кинәт, еш хәрәкәтләр һава агымын бутый, парның тигез таралуына комачаулый. Белгечләр тыныч булырга, тигез сулыш алырга, пар биргәннән соң ташларга артык якын килмәскә киңәш итә. Бу – парның бөтен бүлмәгә бертөрле таралуын тәэмин итә.
Парны тагын да уңайлырак итүнең бер ышанычлы ысулы — хуш исле төнәтмәләр куллану. Эвкалипт, бөтнек кебек җиңел үлән төнәтмәләрен аз гына өстәсәң, алар сулышны җиңеләйтә, иснең кискенлеген киметә һәм микроклиматны яхшырта, шуның нәтиҗәсендә пар да җиңелрәк тоела.
Йомгаклап әйткәндә, белгечләр бер фикердә: җиңел пар – ул температура, суны үлчәп бирү һәм яхшы вентиляция балансы нәтиҗәсе. Кисәк кенә су сибүдән сакланыгыз, ташларның температурасын күзәтегез һәм һаваның иркен хәрәкәтен тәэмин итегез, ди тәҗрибәле мунчачылар.