Ильмира Нәгыймова белән Марат Яруллин Яңа елны бергә каршылаган, ә Руслан

Яңа 2026 елны җырчы Марат Яруллин Ильмира Нәгыймова белән бергә каршы алган. Җырчылар кызыклы кадрларны үзләренең сәхифәләрендә күрсәтте. Марат Яруллин Ильмираны туган яклары Актук авылына, әти-әнисе, якыннары, туганнары янына алып кайткан. Шунысы сөендерә – Ильмираның улы белән кызы да алар янында. Барысы да бик шат, бик бәхетле күренәләр!

Ильмира белән Марат турында имеш-мимешләр инде бик күптән, Ильмира элекке ире Руслан Кираметдинов белән аерылышканнан бирле йөри. Моңа ике артистның мәхәббәт дуэтлары башкарулары да йогынты ясый. Җырчыларны еш кына бергә күрәләр. Аларның бергәләп ял итәргә барганнары да бар. Ильмира шәхси тормышы турындагы сорауларга җавап биргәндә үзенең янәшәсендә сөйгән яры булуы турында әйтә, ләкин егетенең йөзен беркайчан да күрсәтми. Гәүдә төзелеше буенча аны интернет челтәрендә утыручы язылучылары Марат Яруллинга охшаталар.

Утсыз төтен булмый, диләрме әле, ә бәлки?

Ильмираның элекке ире Руслан Кираметдинов та Яңа ел төнендә ялгызы гына булмаган, ахры. Җырчы да үзенең социаль челтәрләренә бер кыз белән төшкән фотосын урнаштырды.

Читайте на сайте