Бүген иртән Әлмәттә беспилотникны бәреп төшергәннәр
1 гыйнвар иртәсендә Әлмәт районы территориясендә һава сакланышы чаралары беспилотникны бәреп төшергән.
Бу хакта район башлыгы Гүзәл Хәбетдинова хәбәр итте.
«БПЛАны бәреп төшерү нәтиҗәсендә, аның кыйпылчыклары яна башлады, ул Нефть технологик системасы объекты территориясендә җиһазларның эшли алу-алмавына йогынты ясамады», – дип хәбәр итә район администрациясе матбугат хезмәте.
Оператив хезмәтләр һәм район җитәкчелеге вакыйга урынына тиз арада килеп җиттеләр, дип билгеләп үтелә. Хәзерге вакытта янгын сүндерелгән.
«Зыян күрүчеләр юк. Әлмәт халкына куркыныч янамый», – дип өстәделәр җирле администрациядә.
ТР Рәисе матбугат хезмәтендә шулай ук Әлмәт районы территориясендә БПЛА һөҗүмен шәрехләделәр.
«Бүген иртәнге 8.00 сәгать тирәсендә Әлмәтнең резервуар паркына дошман беспилотниклары массакүләм һөҗүм ясады. Нәтиҗәдә янгын чыкты.
Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. Урынга оператив килеп җиткән янгын сүндерү бүлекчәләре янгынны сүндергән.
Халыкның тормышына һәм сәламәтлегенә бернинди дә куркыныч янамый», – дип хәбәр итте ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.
- Исегезгә төшерәбез, республика территориясендә 08:06 сәгатьтән беспилотник һөҗүме куркынычы режимы гамәлдә.