«Күңел адреслары. Тукай». Бөек шагыйрьнең 140 еллыгына театраль экскурсияләр башлана

5 гыйнварда Казанда «Күңел адреслары. Тукай» яңа театраль экскурсия маршруты ачыла. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Программада:

  • Габдулла Тукай әдәби музеенда махсус экскурсия. Кунаклар беренче тапкыр бинаның ладья-манарасының эченә керә ала. Моңа кадәр аны тыштан гына карап була иде.
  • «Татар утары» ресторанында Тукайның яраткан ризыклары белән чәй эчү.
  • Шагыйрь йөргән урамнар буенча Иске Татар бистәсе һәм Кабан күле буеның матур, тарихи урыннарына күзәтү ясау.
  • Тинчурин театрында «Тукай. Оркестр. Ясалма интеллект» мультимедиа программасын карау. Ул шагыйрьнең автобиографик «Исемдә калганнар» әсәренә нигезләнә.

Беренче экскурсия 5 гыйнварда 11.00 сәгатьтә Габдулла Тукай әдәби музеенда башлана. Чара татар телендә була, диелә хәбәрдә.

Читайте на сайте