Нинди сүзләрне шаярып та әйтергә ярамый?

«Хозур дин турында» телеграм-каналында шаярып та әйтергә ярамый торган сүзләр турында аңлаталар.

Еш кына кешеләрнең (хәтта «мин Аллаһка ышанам, мин – мөселман» дип әйтүчеләрнең дә) дин темасына шаяруларын, көлүләрен яки түбәндәге сүзләрне әйтүләрен ишетергә туры килә.

  • Ислам, Аллаһы Тәгалә турындагы мәзәкләр сөйләү
  • Аллаһы Тәгаләнең сыйфатларына һәм аның вәгъдәләренә ышанмау (мәсәлән, Аллаһы харам кылганнарын хәләл кылу («дуңгыз ите хәләл» дип әйтү)
  • «Әй, җәһәннәм юк ул», «мин барыбер җәннәткә эләгәм» яки, киресенчә, «мин барыбер җәһәннәмгә эләгәм»
  • «Кем әйтте, җәһәннәм уты бар, дип»
  • «Намаз укымасаң да була, иң мөһиме – күңелеңдә дин булсын»

кебек сүзләр, шундый уйлар кешене исламнан чыгара.

Мондый сүзләр ялгыш кына да әйтелергә мөмкин. Кеше исламнан чыгып киткәнлеген сизми калырга да мөмкин. Ә диннән чыккан кешенең ни гыйбадәте, ни намазы, ни уразасы, ни догасы кабул булмый. Андый кешегә шунда ук шәһадәт әйтергә һәм тәүбә кылырга кирәк. Шуңа күрә көн дәвамында шәһадәт китерү бары тик файдага гына булачак, диелә бу хәбәрдә.

Читайте на сайте