Казан – Әлмәт юлында 10 машина катнашындагы авариядә 4 кеше һәлак

«Казан – Әлмәт» трассасында массакүләм юл-транспорт һәлакәтендә 4 кешенең гомере өзелгән. Әлеге участокта ким дигәндә 10 автомобиль бәрелешкән. Бу хакта «Татарстан прокуратурасы» телеграм-каналы хәбәр итә.

«Якынча мәгълүматлар буенча, 2026 елның 4 гыйнварында 10:03 сәгатьтә Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча дежур бүлегенә «Казан – Әлмәт» автомобиль юлының түләүле участогында («Шәле – Баулы» участогының 27 нче чакрымы) зур авария турында хәбәр килгән.

Юл һәлакәтендә ким дигәндә 10 автомобиль, шул исәптән йөк машиналары катнашкан. Фаҗига нәтиҗәсендә 4 кеше һәлак булган, имгәнүчеләр бар», – дип хәбәр ителә.

Читайте на сайте