«Үзе теккән» – Фердинанд Сәлахов турында кызыклы факт

Җырчы Зәринә Хәсәншина Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлаховның юбилей концертында катнашкан. Социаль челтәрдә аның турында кызыклы мәгълүмат та җиткерә.

«Фердинанд абыйны яратам, хөрмәт итәм. Сез белсәгез иде әле – никадәр ул юмор хисле кеше, көлдереп үтерә. «Модный» егет. Бу шаровар чалбарын үзе теккән. Мин шунда ук бәя бирдем», – дип яза җырчы социаль челтәрдә.

1 гыйнварда Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлаховка 70 яшь тулды.

Читайте на сайте