«Туганнары, балалары көтте...» – Эльмира Сөләйманова истәлегенә концерт булмаячак

Татарстанның атказанган артисты Эльмира Сөләйманова истәлегенә Чаллыда үткәрелергә тиешле концерт булмаячак. Бу хакта җырчының «ВКонтакте»дагы сәхифәсендә аның администраторы Алсу Хәсәншина хәбәр итә. Аның сүзләренчә, билетлар сатып алырга өлгергән тамашачылар белән «Энергетик» мәдәният сарае хезмәткәрләре элемтәгә керәчәк. Алсу комментарийларда концертның билетлар бик начар сатылу сәбәпле булмаячагын да әйтә.

Җырчының тугры тамашачысы әлеге яңалыкны бик авыр кабул иткән. Кемдер килергә ризалашмаган артистларны гаепләгән. Кемдер, әлеге чарага реклама булмавын, халыкның бу хакта белми калуын ассызыклап үткән.

«Дөньясы акчага корылган. Хәйрия, дога өчен җырларга кирәк. Беркем дә мәңгелек түгел. Оят, җәмәгать, сәнгать сатылырга тиеш түгел. Сәхнә дустыгызны искә алырга кирәк»;

«Стәрлетамакка килегез! Эльмираны Стәрлетамак бик яратты. Билетлар сатылыр, күп кеше тели билет алырга, хәйрия концерты булгач, бигрәк тә»;

«Бик кызганыч, без Түбән Камадан килергә дә риза идек, алган билетларны кире кайтарырга туры килде. Эльмираны бик яратабыз, тыңлыйбыз»;

«Бик кызганыч, бар нәрсә акчага корылган! Шундый концертны куймаска оят татар артистларына. Ул көн сезгә дә килергә мөмкин. Аның туганнары, балалары көтте. Өметләрен җимердегез, оештыручылар»;

«Әле вакыт бар иде бит. Билет хакын төшерергә, ә артистларга аз хакка да килергә ризалашырга буладыр бит бу изге эш өчен»;

«Чаллыда беркая да афиша юк. Белгән булсак, килгән булыр идек. Күп әйберне белми калабыз»;

«Оешмаларга тәкъдим итеп карарга иде. Билетларны ноябрь башында ук алган идек бит, артистлар әзер иде. Димәк, афишалар булмагач кеше белми дә калган инде», – дип язалар алар.

Читайте на сайте