Зәмирә Рәҗәпова яңа тапшыру белән телевидениегә кайта

Танылган алып баручы Зәмирә Рәҗәпованың «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында «Әй язмыш, язмыш» тапшыруы берничә ел элек ябылган иде. Хәзер ул «Туган тел» телеканалында яңа тапшыру алып бара башлый.

«Тиздән «Туган тел» телеканалында яңа тапшыру, яңа проект – Зәмирә Рәҗәпова белән «Утырыйк әле бүген кич». Түгәрәк өстәлләр артында – түгәрәк әңгәмә. Тамашачыны ни борчый? Эстрада дөньясы ни хәлдә? Моң бармы? Җырга кем хуҗа? Тапшыруны сишәмбе, җомга һәм якшәмбе көннәрендә карый аласыз», – дип хәбәр итте ул социаль челтәрләрдә.

Тапшыруның анонсыннан күренгәнчә, аның беренче кунаклары – Айдар һәм Алмаз Юнысовлар, Әнвәр Нургалиев, Зифа Нагаева, Ләйлә Галиева һәм башкалар булган. Шулай ук социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә Зәйнәп Фәрхетдинова да бу тапшыруга баруы турында язды.

  • Зәмирә Рәҗәпова җырларын яратучылар өчен сөенечле яңалык

Читайте на сайте