DM: Николас Мадуроның улы, елый-елый, әтисенә мөрәҗәгать итте

Америка хакимияте кулга алган Венесуэла президенты Николас Мадуроның улы, елый-елый, әтисенә мөрәҗәгать иткән. Бу турыда Daily Mail басмасына сылтама белән «Татар-информ» яза.

«Без монда, бурычыбызны син кайтканчы башкарабыз. Ил ышанычлы кулларда, әти. Тиздән без бер-беребезне биредә, Венесуэлада кочаклаячакбыз», – дигән ул.

Моннан тыш, ул искәрткәнчә, президентны урлау – куркыныч прецедент, һәм ул бөтен суверен илләргә куркыныч тудыра.

Николас Мадуро һәм аның хатыны Силия Флоресны 3 гыйнварга каршы төндә АКШ хәрбиләре тотып алды һәм илдән алып китте, диелә хәбәрдә.

Читайте на сайте