Татарстанда аш-су әзерләгәндә чыккан янгында хатын-кыз һәлак булган

Югары Ослан районының Рус Макылы авылында, Үзәк урамдагы бер катлы кирпеч йортта янгын чыккан. Янгын сүндерүчеләр килгәндә, бина тулысынча ут эчендә булган.Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе хәбәр иткәнчә, янгынны сүндерү барышында хуҗабикә — 67 яшьлек хатын-кызның гәүдәсе табылган.

Якынча мәгълүматлар буенча, янгын аш-су әзерләгәндә саксызлык аркасында килеп чыккан булырга мөмкин.

Фото: © Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе

Читайте на сайте