Казан имамы балага исем сайлаучыларга киңәш бирде

Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин «Татар-информ»га биргән интервьюсында исламдагы иң яхшы исемнәрне атаган.

«Сөекле Пәйгамбәребез әйткән: малайларга кушыла торган иң яхшы исемнәр – Габдулла һәм Габдрахман. Соңыннан пәйгамбәрләр исемнәре бара: әйтик, Мөхәммәд, Әхмәт, Якуб, Йосыф», – дигән Рөстәм хәзрәт.

Шулай ук ул, балаларына исем сайлый алмаган мөселманнарга әби-бабаларының исемнәренә игътибар бирергә киңәш итә.

«Балагызга нинди исем кушарга белмәгәндә, шәҗәрәгезне алыгыз да әби-бабаларыгызның исемнәрен карагыз. Алар чын мәгънәсендә татар исемнәре һәм алар һәрвакыт модада булачак», – дигән Рөстәм хәзәрт Хәйруллин.

  • «Хәзрәт белән чәй» проекты кысаларында Рөстәм Хәйруллин белән әңгәмәнең тулы тексты: «Хәзрәт белән чәй: бала туганнан соң нәрсә эшләргә кирәк һәм исламда нинди исемнәр рөхсәт ителгән»

Читайте на сайте