2026 елга Тукай бүләгенә кандидатлар тәкъдим ителгән

Язучылар берлегендә 2026 елга Тукай бүләгенә кандидатлар тәкъдим иткәннәр. Бу турыда шагыйрь Булат Ибраһим телеграм-каналында яза.

«Бу әле беренче тур гына. Барысын да бертавыштан хуплап, түбәндәге язучылар расланды.

  • Марат Әмирханов (92 яшь);
  • Рәфкать Кәрами (83 яшь);
  • Зиннур Хөснияр (64 яшь);
  • Рифә Рахман (63 яшь);
  • Рафис Корбан (69 яшь);
  • Илсөяр Иксанова (59 яшь);
  • Рәдиф Сәгъди (68 яшь);
  • Хәбир Ибраһим (67 яшь).

Әле тагын Әлмәт һәм Чаллы бүлегеннән дә язучылар өстәләчәк. Бу әле – Союз тарафыннан тәкъдим ителгән лонг-лист кына. Союзның шорт-листы да булачак. Анысы февраль башы булыр», – дип яза ул.

Читайте на сайте