«Алмыйлар»: Илсөя Бәдретдинова шәхси тормышы турында

Илсөя Бәдретдинова социаль челтәрдәге шәхси сәхифәсендә ни өчен гастрольләрдән кайтып кермәве турында язган.

«2 гыйнварда чыгып киткән идем өйдән... Кайтып барам. Чынлап сагындым. Менә хәзер уйлап карагыз инде. «Ник кияүгә чыкмыйсың?» – дисез! Алмыйлар, чөнки мин кайтып кермим! Кайтып керми эшлим, чөнки алмыйлар!» – дип шаярта җырчы.

Читайте на сайте