«Игезәкләр үсешенең иң сирәк төре»: Уфада ике сабыйны коткарганнар
Башкортстанның Куватов исемендәге Республика клиник хастаханәсендә дөньяга ике ир бала — монохориаль диамниотик игезәкләр туган. Бу — игезәкләр үсешенең иң сирәк төре, анда балаларның плацентасы уртак, ә яралгы капчыклары аерым була. Бу турыда «Башинформ» яза.
Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, сабыйларда җитди гипоксия күзәтелгән, ә аларның берсендә кендек бавының муен тирәсенә ике тапкыр чорналуы ачыкланган. Балаларны коткару өчен табиблар йөклелекнең 33 нче атнасында ашыгыч рәвештә кесарев кисеме ясарга карар иткән.
Беренче малай бик авыр хәлдә туган: аның авырлыгы нибары 1300 грамм, буе — 38 см булган. Икенче малай 1580 грамм авырлыкта, буе 41 см, аның хәле дә кичекмәстән реанимация чаралары таләп иткән.
Яңа туган сабыйлар үзлектән сулый алмаган, аларга ашыгыч интубация үткәрелгән. Моннан тыш, үпкәләр ачылсын өчен махсус препарат кертелгән. Ике бала да яңа туганнарның реанимация һәм интенсив терапия бүлегендә кирәкле комплекслы дәвалау алган.
Ведомствода билгеләп үтелгәнчә, реаниматологлар, неонатологлар, неврологларның бердәм эше һәм 34 көн дәвам иткән интенсив дәвалау нәтиҗәсендә сабыйлар уңай динамика белән өйләренә чыгарылган. Чыгару вакытына беренче малайның авырлыгы 2153 граммга, буе 44 смга җиткән. Икенче сабый 2779 грамм авырлыкка, буе 47 см булган.