Илнур хәзрәт Вафин: «Бәраәт кичәсендә Аллаһның рәхмәте тарала, догалар кабул була»

«Пакъләнү», «гөнаһлардан арыну» кичәсе

Быел Бәраәт кичәсе кайчан була?

Шәгъбан аеның 14 нче һәм 15 нче көннәре арасындагы кичә елның иң изге кичәләренең берсе булып санала. Быел ул 2 февральдән 3 февральгә каршы төнгә туры килә. Ул кичә гарәпчә «ЛәйләтүлБәраәт» («Җәһәннәм утыннан азат булу», «пакъләнү», «гөнаһлардан арыну» кичәсе) дип атала.

Бу бәйрәмнең әһәмияте нинди – хәдисләрдә Бәраәт кичәсе искә алынамы?

Бәраәт кичәсенең фазыйләтләре турында күп хәдисләрдә әйтелгән. Шул кичәдә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте тарала, догалар кабул була, гөнаһлар гафу ителә.

«Сарыкларның йон төкләре санынча кешеләрне жәһәннәмнән азат итәр»

Имам әт-Тирмизи Гайшә радыяллаһу ганһәдән әлеге сүзләрне китерә: «Бер кичне Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлламне югалтып, аны эзләргә чыктым, ул Бәкыйгь зиратында иде. Аллаһның Илчесенең янына килгәч, ул миңа:

«Йә Гайшә, әлле син Аллаһы сиңа һәм Үзенең пәйгамбәренә зарар китерер, дип курыктынмы», - диде.

Мин: «Син башка хатыннарың янына киткәнсең, дип уйладым», — дип әйттем.

Шуннан сон Пәйгамбәребез сәлләллаһу галәйһи вә сәлләм мондый сүзләр әйтте:

«Дөреслектә, Аллаһы Тәгалә шәгьбан аеның уртасындагы кичтә (ягьни Бәраәт кичендә) Бәни Киләб кабиләсе сарыкларының йон төкләре санынча кешеләрне жәһәннәмнән азат итәр».

Ә ул вакытта Бәни Киләб кабиләсе үзләренең зур санлы булган сарык көтүләре белән танылган була. Бу хәдисне шулай ук имам Әхмәд һәм Ибне Мәҗә үз җыентыкларында китерә.

Казанның «Рауза» мәчетеннән күренеш

Фото: © «Татар-информ»

«Бер еллык гөнаһларны гафу кыла»

Танылган ислам галиме имам әс-Сүбки (Аллаһы аңа Үз рәхмәтен ирештерсә иде) үзенең тәфсирендә болай дип яза:

«Аллаһы Тәгалә җомга көнне бер атна эчендә кылынган гөнаһларны кичерә, Бәраәт кичәсендә бер еллык гөнаһларны гафу кыла, Кадер кичәсендә исә Хак Тәгалә мөэмин бәндәләренең гомер буе кылган гөнаһларын кәффарәт кылып җибәрә».

Шулай ук динебезнең мәшһүр галиме имам әш-Шәфигый (Аллаһы аңа Үз рәхмәтен ирештерсә иде) «әлҮмм» дип аталаган китабында әйткән:

«Биш кичәдә догалар аеруча кабул була: җомга алдыннан булган кичтә, ике гает алдыннан булган кичәләрдә, раҗәб аеның беренче кичәсендә һәм шәгъбан аеның уртасында булган кичәдә».

«Бу кич өчен генә булган гыйбәдәтләр һәм догалар юк»

Бәраәт кичәсендә нинди гамәлләр башкарырга, нинди сурәләр укырга, махсус дога, махсус намаз бармы?

Бу кичтә нинди гамәлләр кылырга була? Әлбәттә махсус бу кич өчен генә булган гыйбәдәтләр һәм догалар юк. Ләкин Бәраәт кичәсенең исеменнән, алда китерелгән хәдистән һәм галимнәребезнең сүзеннән чыгып, беренчедән без бу кичәне ихластан күп итеп тәүбә истигъфар кылып үткәрсәк бик хәерле булыр. Чөнки югарыда нәкъ менә гөнаһлар кичерелү турында әйтелә, һәм бу кич безгә бер зур форсат.

Казанның «Рауза» мәчетеннән күренеш

Фото: © «Татар-информ»

«Кулларыбызны күтәреп догада мөрәҗәгать итик»

Ике рәкагәт тәүбә намазы укып, Аллаһыдан бар хата кимчелекләребез өчен ярлыкау сорарга мөмкин. Шулай ук бу кичтә Коръәни Кәрим укып, дога кылу хуп күренә. Әби бабайлардан калган гореф-гадәтебез буенча, өч мәртәбә «Йәсин» сүрәсен укырга мөмкин, башка сүрәләрне уку да, һичшиксез, бик саваплы.

Һәм әлбәттә безнең иң зур коралыбыз булган дога. Бу мәртәбәле кичтә бер вакыт билгеләп Раббыбызга кулларыбызны күтәреп догада мөрәҗәгать итик.

Хәзрәт, теләк-нәсыйхәтләрегезне әйтеп китсәгез иде.

Иң мөһиме, мөхтәрәм җәмәгать, бу гыйбәдәтләрне кылу өчен билгеле бер кичләрне, көннәрне, вакытларны көтмичә, Раббыбыз безне һәрдаим ишеткәнен белеп, күңел түрләребездә яткан догаларыбыз белән Аңа даими рәвештә мөрәҗәгать итеп, күп-күп итеп җыелган гөнаһлардан көн саен тәүбә итеп, Раббыбыздан безгә иңеп торган нигъмәтләргә шөкер итеп һәм гыйбәдәтләребез белән Аңа, һәрдаим якынаеп яшәргә һәрберебезгә дә насыйп булсын.

Казанның «Рауза» мәчетеннән күренеш

Фото: © «Татар-информ»

Читайте на сайте