Мартта ике тапкыр озын яллар була

Татарстанда биш көнлек эш атнасы буенча эшләүче кешеләрне март аенда берьюлы ике озын ял көтә. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Татарстан халкы өчен беренче озын ял көннәре 7–9 мартка туры килә. Бу Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан билгеләнә. Быел 8 март якшәмбегә туры килгәнгә, өстәмә ял көне бәйрәмнән соңгы эш көненә — 9 мартка күчерелә.

Моннан тыш, Татарстанда 20–22 мартта да өч көн рәттән ял көтелә. 20 мартта республикада Ураза бәйрәме билгеләп үтелә, әлеге көн Татарстанда бәйрәм һәм эшләми торган көн булып санала. Шуңа бәйле рәвештә, 19 март — кыскартылган эш көне була.

Гомумән алганда, март аенда 20 эш көне һәм 11 ял көне була.

Читайте на сайте