Казанда «Буран» планы озайтылды, мәктәп укучылары дистанцион укый
«Татарстан 24» каналы хәбәр иткәнчә, катлаулы һава шартлары аркасында Казанда «Буран» планының гамәлдә булу вакыты озайтылды. Иртәгә, 3 февральдә, белем бирү һәм мәдәният учреждениеләре эшчәнлеге чикләүләр белән оештырылачак.
Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында бары тик дежур сыйныфлар һәм төркемнәр эшләячәк, мәктәпләрдә белем бирү дистанцион форматта үткәреләчәк.
Музыкаль, сәнгать һәм спорт мәктәпләрендә, сәнгать мәктәпләрендә, яшьләр клубларында, шулай ук мәдәният йортларында узарга тиешле чаралар кичектерелә.
Эш бирүчеләргә мөмкинлек булганда хезмәткәрләрне дистанцион эш форматына күчерү киңәш ителә.
Учреждениеләрнең чәршәмбе, 4 февральдә, эш режимы турында мәгълүмат соңрак хәбәр ителәчәк, диелә.