Искәндәр Гыйләҗев: «Мирас дип, традицияләр дип шапырынып йөрибез, эшләгән эшебез юк»

«Бирәм дигән колына – чыгарып куяр юлына» дигәндәй, Мирасханәдә филология фәннәре кандидаты Илһам Гомәров белән тыныч кына татар шәхесләре мирасы турында сөйләшеп утырганда, күренекле галим, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев үзе килеп керсен инде. Әлбәттә, тарих һәм мирас турында сөйләшеп алдык һәм бу теманы киңәйтеп сөйләшергә килешеп аерылыштык.

«Мин, тарихчы буларак, татар эмиграциясенең архивлары турында уйлыйм. Алар юкка чыгып беттеләр бит инде. Бездә үзәкләштерелгән эш алып барылмый, – диде Искәндәр Гыйләҗев, борчылып. – Милли китапханәдә Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге мөдире Айрат Заһидуллин нәрсәдер эшләргә тырыша – кайбер материалларны кайтарта. Әмма бу – аларның бик аз өлеше генә. Заманында татар эмиграциясе музее идеясе дә булган иде. Әмма ул идея бетте, үлде. Югыйсә, шунда бөтен нәрсәне тупларга мөмкин булыр иде. Ә бит чит илләрдә безнең шулкадәр кызыклы кешеләребез бар... Менә кайда Әхмәт Тимернең (1912-2003) архивы? Ул – бөек татар галиме!

Рузилә Мөхәммәтова: Бармы икән әле? Сакландымы икән?

Искәндәр Гыйләҗев: Бар, әлбәттә. Төркиядә күпме яшәгән һәм эшләгән. Япониядә Тәминдар Мохит эшләгән. Финляндия татарлары чыгарган газета-журналлар...

Илһам Гомәров: Фин татарлары буенча без беркадәр җыя алдык. Үзләре бастырган китаплар... Анда материаллар күп.

Искәндәр Гыйләҗев: Маньчжурияне алсак, Төркиядә күпме…

Рузилә Мөхәммәтова: Аларның архивларын барлау эше алып барылмыймы?

Искәндәр Гыйләҗев: Юк. Сүнде.

Илһам Гомәров: Ул үзәкләштереп эшләнергә тиештер...

Искәндәр Гыйләҗев: Матди нигезе дә булырга тиеш. Квалификацияле кадрлар кирәк...

Рузилә Мөхәммәтова: Матди нигез өчен җаваплы дип күзалланган кешеләр бу хакта беләме?

Искәндәр Гыйләҗев: Стенфорд университетында «Центр русского зарубежья» бар – бөтен архивларын сатып алалар...

Рузилә Мөхәммәтова: Мондый проблема барлыгын республика җитәкчелеге беләме?

Искәндәр Гыйләҗев: Белмәскә?.. Заманында ул мәсьәләне Бөтендөнья татар конгрессы да күтәргән иде. Татар эмиграциясе архивы һәм үзәге төзү турында сүз булды. Музей проекты да бар иде. Ничектер бетте ул аннары. Ни кызганыч, әмма безнең мирасыбызга мөнәсәбәтебез сүлпәнрәк. Барысы да энтузиастлардан тора: монда Илһам эшли, тегендә Айрат эшли.

Рузилә Мөхәммәтова: Искәндәр Гыйләҗев йөри, борчылып...

Искәндәр Гыйләҗев: Беренчедән, энтузиастлар булырга тиеш, икенчедән, дәүләттән мораль ярдәм, өченчедән, акча. Бу юнәлештә перспективалы план булырга тиеш. Без мирас, традиция дип әйтәбез, шапырынып йөрибез, эшебез юк. Көн саен нәрсә дә булса юкка чыга. Кәгазьгә игътибар бетте. Миркасыйм абый Усмановның эшчәнлеге әле бәяләнеп бетмәгән – ул, йөреп, айсбергның бөртеген генә җыя алды.

Рузилә Мөхәммәтова: Ул җыйган мирас кайда?

Искәндәр Гыйләҗев: Казан федераль университетында. Татарның мирасы бик күп. Әмма, төрле сәбәпләр аркасында, «вершки да корешки» калды. Шуңа күрә мондый егетләргә рәхмәт – алар җигелеп эшли. Максатчан дәүләт программасы булырга тиеш. Менә шулай! Бу – минем фикер...

Рузилә Мөхәммәтова: Ә сез, тиешле ишекләрне кагып, ул фикерне җиткереп торасызмы?

Искәндәр Гыйләҗев: Мин бит кечкенә кеше.

Рузилә Мөхәммәтова: Институт җитәкчесе идегез.

Искәндәр Гыйләҗев: Ул проект бар иде бит – димәк, беләләр.

Рузилә Мөхәммәтова: Белүчеләр дә алышынып тора.

Искәндәр Гыйләҗев: Анысы шулай инде.

Рузилә Мөхәммәтова: Бу темага борчылып йөрүчеләр җыелып сөйләшергә кирәк.

Искәндәр Гыйләҗев: Әйдәгез, мирасны саклау мәсьәләсендә җыелып сөйләшик. Бу – мине бик борчый торган тема. Мирасыбызны саклау, традицияләр турында күп сөйлибез. Әхлакый-традицион кыйммәтләр, дибез. Болар бит шуңа бәйле тема.

Читайте на сайте