Дәүләт хезмәткәрләренә бүләк кабул итү тыелганын искәрттеләр

Дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр эштә бүләкләр кабул итәргә хокуклы түгел. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисенең Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең Коррупциягә каршы тикшерүләр бүлеге җитәкчесе Равия Шрша сөйләде, дип яза «Татар-информ».

«Бәясе өч мең сумга кадәр булган бүләкләр рөхсәт ителә дигән фикер бар, тик бу алай түгел. Дәүләт, муниципаль һәм гражданлык хезмәткәрләренә, бәясенә карамастан, бүләкләр алу тыелган. Алар хезмәт вазифаларын башкарганда бүләк ала алмый. Бу тыю законда билгеләнгән», – диде ул.

Аның сүзләренчә, бары тик протокол чаралары вакытында гына бүләк алырга була.

«Ничә сумга кадәр бүләк бирергә ярый» дигән сораулар туарга тиеш түгел. Бары тик «бернинди шартларда да ришвәтчелек килешүләренә керергә ярамый» дигән бер фикер генә туарга тиеш», – дип өстәгән республиканың икътисад министры урынбасары – Социаль-икътисади мониторинг департаменты җитәкчесе Роман Әмирханов.

Читайте на сайте