Бәләбәй юлында авариядә 4 кеше һәлак булган

Башкортстанда «Камаз» катнашындагы авариядә 4 кеше һәлак булган. Бу турыда Дәүләт автоинспекциясенә сылтама белән «Башинформ» яза.

Якынча белешмә буенча, кичә кич белән Бәләбәй-Аксаков-Аксенов юлында «Лада Гранта» һәм «Камаз» машиналары бәрелешә.

Җиңел машинаны йөртүче һәм аның 3 пассажиры һәлак була.

Тикшерү эшләре бара.

Читайте на сайте