Җырчы Фаят Хәбибуллин вафат

«Матбугат.ру» хәбәр иткәнчә, җырчы, баянчы, алып баручы, оста оештыручы Фаят Хәбибуллин вафат булган.

«Аның исеме киң катлам тамашачылар өчен, бәлки, таныш та түгелдер. Әмма җырчы-күлән аны бик яхшы белә. Фаят Хәбибуллин күп еллар «Санта» санаториендә клуб мөдире булып эшләде. Үзе җырчы, үзе оештыручы иде», диелә бу хәбәрдә.

Мәрхүмнең якыннарының тирән кайгыларын уртаклашабыз. Фаят абыйның урыны җәннәттә булсын!

Читайте на сайте