Татарстанда MAX мессенджерында телемедицина консультацияләре эшли башлый

Татарстанда MAX мессенджерында яңа функция – телемедицина консультацияләре эшли башлый. Беренчел кабул итү вакытында табиб пациентка MAX мессенджерыннан файдаланырга тәкъдим итәчәк һәм кешенең мәгълүматларын (кәрәзле телефон) язып куячак. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә.

Амбулатор дәвалау этабы тәмамланганнан соң пациентка телемедицина консультациясенә чакыру, шулай ук сылтама җибәреләчәк.

Телемедицина консультациясе MAX базасында, видеошалтырату режимында уздырыла. Медицина хезмәткәре «Татарстан Республикасы Электрон сәламәтлек саклау» дәүләт мәгълүмат системасына мәгълүмат кертеп, мессенджерның веб-версиясендә эшли. Әгәр телемедицина консультациясе нәтиҗәләре буенча пациентның хәле канәгатьләнерлек дип танылса, электрон больничный поликлиникага шәхсән бармыйча ябылачак. Ул гадәти кәгазь документ кебек үк юридик көчкә ия була.

Бу функциянең, барыннан да элек, авыруның катлаулылыгына һәм кеше сәламәтлегенең индивидуаль үзенчәлекләренә бәйле чикләүләре бар. Өстәмә тикшеренүләр үткәрергә кирәк булганда, пациент медицина учреждениесенә барырга һәм табибның турыдан-туры консультациясен алырга тиеш була, шуннан соң гына хастаханә битен ябарга мөмкин була.

Әгәр дә сүз катлаулы булмаган авырулар турында, ачык клиник картина һәм билгеләнгән диагнозы булган авырулар турында бара икән, телемедицина һәм MAX мессенджеры мөмкинлекләре медицина учреждениесенә артык йөрүдән качарга мөмкинлек бирәчәк, пациентның да, медицина хезмәткәренең дә вакытын экономияләячәк. Телемедицина инструментларын куллану мөмкинлеге турында карарны дәвалаучы табиб кабул итәчәк.

«Телемедицинаның хәзерге мөмкинлекләре безгә медицина ярдәменнән файдалану мөмкинлеген арттырырга мөмкинлек бирә. Мөгаен, бу авыл районнарында яшәүчеләр өчен аеруча актуаль булыр. Пациентка бүтән шәхсән үзе поликлиникага, табиб амбулаториясенә яки ФАПка барырга кирәк булмаячак. MAX мессенджерын үз смартфоныңа урнаштыру һәм телемедицина консультациясе уздыруга ризалык бирү дә җитә. Ышанам, яңа функция бик кирәк булачак!» – дигән Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев.

Исегезгә төшерәбез, узган елның ноябреннән Татарстанда MAX аша «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау» (@zdrav_tat_bot) боты ярдәмендә табибка язылырга мөмкин. Хәзер функционал тагын да киңәйде.

Читайте на сайте